Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бүгеннән башлап, Казанның рәсми сайтында шәһәрнең торак оешмалары рейтингы бирелә
2009 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
29 гыйнвар көннән башлап Казан мэриясендә үткәрелгән чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин, казанлыларның торак-коммуналь хуҗалык, торакны капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонт, шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча соңгы елда мөрәҗәгатьләрнең күп булуын исәпкә алып, Казан мэриясенең рәсми сайтында шәһәрнең торак милекчеләре һәм идарәче компанияләре һ.б. торак оешмалары рейтингын урнаштыру һәм порталның интернет-кабул итү сәхифәсендәге мәгълүматлар нигезендә даими рәвештә яңартып тору тәкъдиме белән чыккан иде. «Минемчә, бу торак оешмалары өчен үз хаталары өстендә эшләр өчен үзенә күрә этәргеч булачак», - диде ул.
Соңыннан мэриянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә, бүгеннән башлап, kzn.ru порталында шундый мөмкинлек булдырыла (www.kzn.ru/rating). Анда хәзер 12 оешманың ничек эшләве, аларның халыкка хезмәт күрсәтүдә дәрәҗәсе белән танышырга мөмкин, болар исә шушы йортларда торучылардан мэрия сайты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша алынган чыганаклар анализы буенча билгеләнә. Чөнки торак йортларга хезмәт күрсәтү буенча тискәре бәяләмәләрне казанлылар үзләре язып тора һәм ел башыннан бирле инде 86 шикаять алынган.
Казанның бөтен районнары буенча бирелгән торак оешмаларының рейтингында иң күп шикаять Киров районы оешмаларына (исемлектә 3 идарәче компания бирелгән) кагыла, аерым компанияләрдән Яңа Савин районының «Уютный дом» идарәче компаниясе мөрәҗәгатьләр буенча алда – 1 атнага 5 шикаять белдерелгән, ел башыннан бирле 12 һәм аннан Киров районының «Заречье» идарәче компаниясе дә калышмый: 1 атнага 6, ел башыннан бирле – 11 шикаять. Болар исә атна саен яңартылып торачак.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 27 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз