Казанда Шаляпин исемендәге XXVII Халыкара опера фестивале узачак
2009 елның 30 гыйнвары, җомга
7-20 февраль көннәрендә Казанда Ф.Шаляпин исемендәге XXVII Халыкара опера фестивале узачак. Ђлеге уңайдан бүген М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында матбугат очрашуы булды. Театрның директор урынбасары Юрий Ларионов, опера бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хәйбуллина, дирижер Марко Боэми, режиссер, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Михаил Панджавидзе быелгы фестивальнең үзенчәлекләре белән таныштырды.
Ђйтергә кирәк, Ф.Шаляпин исемендәге XXVII Халыкара опера фестивале Казанда опера оешуга 135 ел тулуга багышлана һәм быел да күпсанлы халыкара опера йолдызларын үзенә туплаячак. “Фестивальнең географиясе быел да шактый киң. Анда 12 илдән 40тан артык җырчы чыгыш ясаячак. Алар арасында Ђхмәт Агади, Виктор Черноморцев (Санкт-Петербург), Юрий Нечаев (Мәскәү), Георгий Ониани, Иорданка Дерилова (Алмания), Сусанна Чахоян, Игорь Борко (Украина), Витаустас Юозапайтис (Литва) кебек тамашачылар яратып өлгергән исемнәр белән бергә, Тодд Виландер (Нью-Йорк), Ирина Самойлова (Мәскәү) кебек яңа исемнәр дә бар.
Фестиваль афишасын быел дөньякүләм опера сәнгате йолдызлары, М.Ќәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары Альбина Шаһиморатова белән Ирина Макарова исемнәре дә тулыландыра”, - ди Гүзәл Хәйбуллина. Моннан тыш, ул Шаляпин фестиваленең илдә, дөньяда барган үзгәрешләр чорында да йөзен югалтмавын, ике дистә елдан артык опера сөючеләр өчен көтелгән зур бүләк булуын да ассызыклады.
Юбилей фестивалендә опера сөючеләр игътибарына 8 спектакль тәкъдим ителәчәк. Ђ 14 көнгә исәпләнгән чара үзе Дж.Вердиның “Риголетто” операсы белән ачыла. Аны сәхнәгә куючы — Мәскәүнең Зур театр режиссеры М.Панджавидзе. Моннан тыш, афишада “Борис Годунов”, “Аида”, “Набукко”, “Царская невеста” кебек узган сезондагы премьералар да бар. Фестиваль Гала-концертлар белән тәмамланачак.
14 көн дәвамында оркестр белән опера театрының баш режиссеры Ренат Салаватов, мәртәбәле кунак Марко Боэми (Италия), шулай ук Мика Айшенхольц (Швеция), Вячеслав Волич (Беларуссия), Алла Москаленко (Украина) идарә итәчәк.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.