Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Ислам банкингы һәм финанслар буенча халыкара семинар уза
2009 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Казанда агымдагы елның 29-30 гыйнвар көннәрендә Россия Ислам университеты карамагындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслар үзәгендә Ислам банкингы һәм финанслар буенча халыкара семинар уза. Ђлеге семинар Ислам Њсеш Банкы (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) һәм Куала-Лумпур Бизнес Мәктәбе (Малайзия) ярдәмендә оештырыла.
Рәсми хәбәрләргә караганда, ике көнлек семинар финанс секторы җитәкчеләрен, финанс институтлары вәкилләрен Ислам банкингы һәм аның төп инструментлары белән таныштыру максатыннан җыела.
Семинарда Ислам банкингы принциплары, Ислам банкының төрле илләрдә файдаланырга мөмкин булган төп продуктлары, Ислам банкингының традицион банкингтан аермасы, Ислам банкингының проблемалары, Ислам финанславының берничә төре белән танышу мөмкинлеге тудырыла.
Семинарда төп чыгышларны Куала-Лумпур Бизнес Мәктәбе вәкилләре – әлеге мәктәпнең президенты һәм баш башкаручы директоры профессор Судин бин Харон һәм укыту буенча директоры профессор Абд Рәшид әбд Кадыйр ясый. Шулай ук Катардан спикерның килүе көтелә.
Моннан тыш 31 гыйнварда барлык кешеләр өчен мастер-класслар эшләячәк. Профессор Судин бер сәгать дәвамында Ислам финанслары өлкәсендәге иң әһәмиятле мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җывап бирәчәк. Семинарның ахыргы көнендә Ислам финанслары өлкәсендә, уртак эшчәнлек алып баруны дәвам итәр өчен, хезмәттәшлек турында 3 меморандумга кул кую көтелә.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 26 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз