Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Министрлар Кабинетында кече бизнес субъектларын ташламалы кредитлау мәсьәләсе каралды
2009 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Кече бизнес субъектларын ташламалы кредитлау программасында катнашучы ТР Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча комитет һәм коммерция банклары килешү төзиячәк. Ђлеге документ нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен максатчан кредитлар бирү шартлары билгеләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, Татарстан «Россия үсеш банкы»ннан («Внешэкономбанк»ның бүлендек предприятиесе) кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен 3,5 млрд. сум тирәсе финанслар алачак. Республикада әлеге төр бизнесны кредитлау хокукын «Ак Барс», «Спурт», «Татэкобанк», «Татфондбанк», «Казан банкы» алган иде. Моннан тыш, финансларны ТР Кече бизнес лизинг компаниясе дә алачак.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә бизнеска ташламалы кредитлар бирүче коммерция банкларының маржасын 4-6 процент күләмендә чикләргә тәкъдим итте (әйләнештәге чараларын тулыландыру өчен – 4-4,5 процент, бизнесны башлау өчен кредитлауга – 6 процент). Премьер-министр кече һәм урта бизнес өчен ташламалы кредит чараларының үтемле булырга тиешлеген, бу акчаларның максатчан финанслар булуын ассызыклады. Хөкүмәт башлыгы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты вәкилләренә банкларның кредит комитетлары утырышларында катнашырга тәкъдим итте. Бу утырышларда комитет белгечләре сәнәгатьнең өстенлекле тармакларында эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле ТР Хөкүмәте тарафыннан яклау тапкан проектларны да тәкъдим итәчәк.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 26 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз