Ф.Мөхәммәтшин: “Закон чыгаручылар канун кабул итүдә нәтиҗәлелекне арттыру юлларын эзли"

2009 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
27 гыйнвар көнне Федерация Советында закон чыгаручылар Президиумы Советы утырышы тәмамланды, анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм закон чыгаручылар Советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Федерация Советы һәм закон чыгаручылар Советы рәисе Сергей Миронов алып барган закон чыгаручылар Президиумы Советы утырышында Федерация Советы һәм РФ субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнарының закон чыгару эшчәнлеге һәм аның нәтиҗәлелеген арттыруда үзара бәйләнешен камилләштерү Концепциясе проектын әзерләүнең барышы тикшерелде.

Њз чыгышында С.Миронов Россия Президенты Дмитрий Медведевның Федерация Советына төбәк парламентларының законнар чыгару процессында катнашуын оптимальләштерү буенча тәкъдимнәрне карау һәм әзерләү кирәклеге турындагы йөкләмәсе хакында искәртте. С.Миронов ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә төбәк закон чыгаручылырының Дәүләт Думасы каравына инде күптән кертелгән берничә йөз закон чыгару инициативасы бар, алар инде күптәннән каралмый, федерация субъектлары закон чыгару органнарының арта баручы активлыгын исәпкә алсак, аларның саны тагын да артачак. Моны раслап ул мондый сан китерде: узган елның ахырында Дәүләт Думасы каравына кертелгән барлык закон проектларының 49 проценты – төбәк закон чыгаручыларының инициативалары. Ђлеге уңайдан С.Миронов федерация субъектларының барлык закон чыгару инициативаларына җентекле анализ ясарга, аларның санын, кыйммәтен билгеләргә тәкъдим итте. Федерация Советы җитәкчесе фикеренчә, аларны блокларга, төркемнәргә аерырга, кичектергесез реакция таләп итүче өстенлекләрен билгеләргә, ихтыяҗ туган очракта, Советның пленар утырышында фикер алышырга һәм алга таба Федерация Советының югары палатасы тәкъдиме белән Дәүләт Думасы каравына кертергә кирәк.

Көн тәртибендәге әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда БДБ эшләре һәм Федерация Советының төбәк сәясәте комитеты рәисе Р.Алтынбаев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе думалары башлыклары, Сахалин өлкәсе, Ставрополь, Краснодар крайлары, федерациянең башка субъектлары закон чыгару җыены җитәкчеләре катнашты. Алар Федерация Советы һәм РФ субъектлары закон чыгаручыларының үзара бәйләнеше, югары палата спикеры тарафыннан һәм Концепция проектында тәкъдим ителгән закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру механизмын хуплады.

Утырыш тәмамлангач, Татарстан парламенты башлыгы һәм закон чыгаручылар Советы рәисе урынбасары Ф.Мөхәммәтшин хәбәрчеләрнең Дмитров шәһәрендә һәм Мәскәүдә Зур Дмитровкада булган вакыйгаларга кагылышлы сорауларына җавап бирде. – Глобаль финанс кризисы чорында китапханәләр эшен үстерү проблемасы ни дәрәҗәдә актуаль, ул бүгенге заман һәм вәзгыять белән ничек бәйләнгән дип сорыйсызмы? – диде ул һәм болай дип җавап бирде: – Мин Иҗтимагый советның Россиядә китапханәләр үсешенә багышланган чираттагы утырышын финанс кризисы белән бәйләп карамас идем. Совет күпкә алдарак төзелде, аны Дәүләт Думаы Рәисе Борис Грызлов җитәкләде. Без Совет составына бик теләп кердек, чөнки Россия китапханәләре дәүләтнең зур игътибарын, кайгыртуын таләп итә.

Бүген мондый эш башланды да инде, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. “Дмитровта, аерым алганда, ил китапханәләренә ярдәм итү һәм аларны үстерүдә закон чыгару нигезләре каралды. Миңа утырыш бик тә ошады, чөнки урыннардан күп кенә гамәли хезмәткәрләр, китапханәчеләрне чакырганнар иде, алар үзләрен борчыган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары хакында сөйләде”, – диде ул.

“Бу утырышта мин дә катнаштым һәм ике теманы күтәреп чыктым, – диде Татарстан Дәүләт Советы башлыгы. – Мин Россия Федерациясе милли субъектларының китапханә системасы, китапханә фонды аерым игътибар таләп итә дидем, чөнки татар, башкорт, чуаш, удмурт, мари һәм башка телләрдәге китаплар җитми, ә халык аларны сорый, аларга ихтыяҗ кичерә”.

Фәрит Мөхәммәтшин кузгаткан икенче тема – сукырлар өчен махсуслаштырылган китапханәләр. “Алар да әдәбият, иҗади мирас белән танышырга тели, әмма моның өчен бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле. Егерме беренче гасырда “бармак белән уку өчен” махсус шрифт белән басылган китаплар белән генә аларның ихтыяҗын канәгатьләндереп булмый инде: бүгенге көндә ишетү сәләтеннән мәхрүм булмаган сукырлар өчен аудиокитаплар кирәк, һәм моны дәүләт үз өстенә алырга тиеш”, – диде Ф.Мөхәммәтшин.

Федерация Советы һәм субъектларның закон чыгару эшчәнлеге, аның нәтиҗәлелеген арттыруда үзара бәйләнешен камилләштерү Концепциясе буенча закон чыгаручылар Советы утырышының барышын һәм нәтиҗәләрен шәрехләп, Ф.Мөхәммәтшин болай дип белдерде:

– Россия закон чыгаручылары федерация субъектларының фикерләрен исәпкә алып, закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру юлларын актив рәвештә эзли. Бу – уңай тенденция, чөнки субъектларның закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру механизмы әлегә камил түгел һәм күп кенә нормаль адекват закон чыгару инициативалары аларны гамәлгә ашыру механизмы камил булмаганлыктан игътибардан читтә кала.

Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Россия Президенты Д.Медведевның Юлламасын дәлил итеп күрсәтте. Ул анда әлеге механизмның камил булмавына игътибар юнәлтә һәм бу эшнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләрен карарга куша. “Ђлеге йөкләмә нигезендә, закон чыгаручылар Советы узган елның ноябрь аенда Федерация Советы һәм субъектларның закон чыгару эшчәнлеге, аның нәтиҗәлелеген арттыруда үзара бәйләнешен камилләштерү Концепциясе проектын әзерләү турындагы мәсьәләне карады. Бу юнәлештә алып барылган эшне без җентекләп тикшердек һәм утырышта проектны хуплавыбыз хакында үз фикеребезне җиткердек”, – диде Ф.Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International