Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда “Җисем” дип аталган икенче кинофестивальнең сайлап алу туры башланды
2009 елның 23 гыйнвары, җомга
23 гыйнвар көнне Казанда балалаларның һәм яшүсмерләрнең “Җисем” дип аталган икенче кинофестиваленең сайлап алу туры башланды. Бүген бу хакта фестивальнең президенты, ТР Мәдәният һәм сәнгать академиясенең кинематография кафедрасы башлыгы, Татарстан Республикасының “Татарстан – синема” кино сәнгатен үстерү фонды генераль директоры Рамил Төхвәтуллин матбугат очрашуында хәбәр итте.
Быел кинофестивальне оештыручылар ул тагын да профессиональ, жанр ягыннан тагын да бай булыр һәм география тагын да киңәер дип өметләнә. Анда катнашучыларның яше чикләнмәгән: кинофестивальдә 1-11 сыйныф укучылары да, 1-6 нчы курс студентлары да катнаша ала. Иҗат эшләренең Татарстаннан гына һәм татарча булуы мәҗбүри түгел, бары тик татар телендә булмаган фильмнарны татар теленә тәрҗемә итеп җибәрү сорала.
““Җисем”нең идеясе балаларны һәм яшүсмерләрне кино сәнгатенә җәлеп итү”, - дип белдерә татар яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов. “Сәләт”тә башлангыч алган бу кинофестиваль дөньяга балалар күзаллавы аша карау мөмкинлеген бирә дип санала. “Балалар үзләре турында, безнең турында үзләре сөйләсен”, - диләр оештыручылар.
Узган елда кинофестивальдә жюри хозурына җибәрелгән 36 хезмәтнең 20се катнашкан. Быел исә фестивальдә кинотасмалар “Кыска метражлы нәфис фильм”, “Иң яхшы юмористик фильм”, “Иң яхшы документаль фильм”, “Иң яхшы анимацион фильм”, “Хатын-кыз һәм ир-ат рольләрен иң яхшы башкаручы”, “Иң яхшы оператор эше”, “Иң яхшы сценарист”, “Иң яхшы режиссура” номинацияләрендә бәйләнә. Жюрины Рамил Төхвәтуллин җитәкли.
Кинофестиваль татар телен кинематография чаралары ярдәмендә саклау һәм үстерү максатыннан, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының “Татарстан – синема” кино сәнгатен үстерү фонды, Татар кинематография берләшмәсе, ТДГПУ, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, татар яшьләренең “Сәләт” иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла. Конкурсның йомгаклау этабы агымдагы елның 25-26 апрель көннәрендә булыр дип көтелә. Кинофестивальгә килгән фильмнарның Татарстанның җирле телевидениесеннән күрсәтелү мөмкинлеге бар.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 23 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз