Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бөекбритания вузлары Татарстан студентларын кабул итәргә әзер
2009 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
5 мартта КДУда ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантын тәкъдир итү булды. Бу чараны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университетының Халыкара элемтәләр идарәсе.
Бөекбританиянең «University of Exeter» университеты вәкиле Шарлота Тейлор кунак итеп чакырылды, дип хәбәр итә КДУның матбугат хезмәте.
Очрашуга аспирантлар һәм өлкән курс студентлары җыелды. Шарлота Тейлор «Экзетер» университеты буенча мини-экскурсия үткәрде. Бу Бөекбританиядә дәрәҗәле һәм популяр югары уку йортларының берсе. Университетта югары квалификацияле укытучылар эшли, алар лекция генә укып калмый, ә тикшеренүләр алып бара, фәнни хезмәтләр язалар.
«Экзетер» университетында икътисад, финанслар, сәясәт фәннәре, халыкара мөнәсәбәтләр, педагогика, хокук, социология һәм башка белгечлекләр буенча уку мөмкинлеге бар. Ђмма тәкъдим уку белән генә чикләнми, вузда Россия клубы, футбол җәмгыяте, гольф яратучылар, хәтта шоколад яратучылар клубы да бар. Шарлота Тейлор һәркем үз теләгәнен табачак, дип ышандырды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Россия һәм халыкара яшьләр белем бирү программаларын һәм проектларын координацияләү бүлеге җитәкчесе Лилиана Фәттахова да чыгыш ясады. Ул грантны үткәрү процедурасы һәм үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде, шулай ук конкурста катнашырга һәркемнең дә мөмкинлеге бар, кайбер сынаулардан курыкмаска гына кирәк, диде.
Студент һәм аспирантларны студентлар шәһәрчеге, анда яшәү үзенчәлекләре кызыксындырды. Очрашуны алып баручылар ТР Хөкүмәте грантларын алу конкурсы турында тулы һәм яңа мәгълүмат бирде. Грантлар буенча кызыксындырган сорауларга җавапны http://alga.tatar.ru сайтыннан табып була.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 5 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз