Татарстан делегациясе ТЮРКСОЙ юбилеен бәйрәм итү тантаналарында катнашты

2009 елның 23 гыйнвары, җомга
Татарстан Мәдәният министрлыгы Әнкарада узган ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасының юбилеена багышланган тантаналы чараларда катнашты.

“Төрки дөнья йолдызлары” концерты бәйрәм кысаларында иң күркәм вакыйга булды. Музыка сәнгате корифейлары белән бергә анда яшь талантлар да катнашты. Артистлар арасында Татарстан вәкилләре – Казан дәүләт консерваториясе ректоры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Рубин Абдуллин һәм талантлы яшь башкаручы Филүс Каһиров бар иде.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юбилей тантаналарына мактаулы кунаклар сыйфатында төрки телле илләрдән танылган галимнәр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде. Оешмада әгъза булып торучы илләрнең элеккеге мәдәният министрларына ТЮРКСОЙның формалашуына зур өлеш керткәннәре өчен медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Төркия Республикасы Мәдәният һәм туристлык министрлыгы Россиядә Төркия мәдәнияте елы кысаларында узган чараларга ярдәм күрсәткәне һәм аларны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.

Искәртеп узабыз, Татарстан Россия Федерациясе составыннан беренчеләрдән булып инициатива күрсәтеп, 1992 елда ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасына керде һәм хәзер Халыкара программаларны гамәлгә ашыруда күзәтүче буларак катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International