Дмитрий Медведев Россиянең кадрлар резервы белән очрашты

2009 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
4 мартта Россия Президенты Дмитрий Медведев Кремльдә илнең кадрлар резервы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы белән очрашуда “алтын йөзлеккә” керүче 28 катнашты.

Йөз резервчының исемлеген Дмитрий Медведев быелның февралендә раслады. Алар арасында 50дән артык түрә, 4 закон чыгаручы, 3 мэр, 8 галим һәм 32 эшкуар бар. Резервчыларның уртача яше – 39. Киләчәктә Президент резервын мең кешегә кадәр җиткерү күздә тотыла.

Кадрлар резервы исемлегендә Татарстан Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Николай Никифоров тарафыннан тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International