Борис Грызлов Татарстанга эш сәфәре кыла

2009 елның 23 гыйнвары, җомга
23 гыйнвар көнне РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла.

Сәфәр вакытында парламентның түбән палатасы спикеры сәнәгать-җитештерү тибындагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында булачак, Алабуга шәһәре активы белән очрашачак һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе катнашы белән төзелгән күп функцияле спорт комплексын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров, Чаллы муниципаль берәмлек башлыгы Илдар Халиков һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International