Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Әсгать Сәфәров Германия Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты
2009 елның 23 гыйнвары, җомга
22 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Германия Эчке эшләр министрлыгы делегациясе белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары вазифаларын башкаручы Олег Степущенко, Россия Мөфтиләр шурасының халыкара департаменты җитәкчесе Рушан хәзрәт Аббасов, Германия Эчке эшләр министрлыгының гомуми мәсьәләләр, Ауропа һәм халыкара үсеш мәсьәләләре буенча Департаменты җитәкчесе Маркус Кербер, Германия Эчке эшләр министрлыгының дин һәм халыкара үсеш буенча GII бүлеге җитәкчесе Михаэль Фрезе, Германиянең РФдәге федераль полициясе рәсми вәкиле Маркус Хайнке катнашты.
Татарстан эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, “бүгенге көндә күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә без чит ил хезмәттәшләребез белән эшлибез, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез һәм кулланабыз”. Министр Германия Эчке эшләр министрлыгы югары квалификациягә ия полиция хезмәткәрләре әзерләү өлкәсендә безнең өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте. Моңа Әсгать Сәфәров 2007 елның июнь аенда Россия делегациясе составында Мюнстер шәһәрендә югары полиция мәктәбендә булып инанган.
Очрашу вакытында ике ил арасында ислам экстремизмына каршы тору буенча хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Әсгать Сәфәров республикада тотрыклы социаль-сәяси хәл урнашты, төрле этник һәм конфессиара төркемнәрнең мәнфәгатьләре балансы саклана, дип билгеләп үтте. “Без турыдан-туры милли, этник диаспора һәм төп конфессия җитәкчеләре белән эшлибез, дини экстремизм һәм милләтара аерма мәсьәләләре буенча даими фикер алышабыз”, – дип ассызыклады министр.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 22 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз