Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов: “Торак төзелеше тармагы өчен алдагы 1-2 ел шактый җаваплы булачак”
2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы узган елгы эшчәнлеге өчен югары бәягә лаек. Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 13 гыйнвар көнне министрлыкның Хөкүмәт йортында узган коллегия утырышында әнә шулай дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды турындагы” 185 нче Федераль Законны гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә, 2008 нче ел министрлык өчен гаять җаваплы булды. Төзелеш тармагы өчен алдагы 1-2 ел шактый катлаулы булачак. Ул күпфатирлы йортларда 4 миллиард сумнан артык акчага капиталь ремонт башкарылганын искәртеп, агымдагы елда да бу юнәлештәге эшнең өстенлекле булачагын ассызыклады.
Премьер-министр басым ясаганча, торак төзелеше тармагы өчен алдагы 1-2 ел шактый четерекле булачак. “Без социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше күләмнәрен арттырырга уйлыйбыз. Төп бурыч Дәүләт торак фондына йөкләнәчәк. Проблема финанс чараларына барып төртелә. Предприятиеләрнең кереме түбәнәйде. Шулай да быел, авырлыкларга карамастан, торак төзелеше буенча барлык программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Иң мөһиме, ниятләгән проектларны тормышка ашыруга ел башыннан ук керешү”, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов бүген төзелеш комплексы эшләренең күбрәк җәйге сезонга йөз тотарга тиешлеге турында кисәтте. “Ә көзге-кышкы чорда бина эчендә эшләргә кирәк. Шуңа күрә көзгә кадәр төп төзелеш эшләрен тәмамлауны күздә тоту зарур”, - ди ул.
Хөкүмәт Рәисе төзелеш тармагы кичергән финанслау белән бәйле проблеманы вексельләр аша хәл итүне хупламый. “Билгеле, банклар да кредит бирми. Федераль үзәк тарафыннан бүлеп бирелгән акчалар реаль секторга кадәр килеп җитмәде. Әмма вексельләр ул – артка адым. Алардан файдаланганчы банк аша кредитор белән үзара килешү рәсмиләштерү кулайрак”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Премьер-министр ассызыклаганча, капиталь ремонт һәм Түбән Кама нефть эшкәртү заводының эре объектлары, “Аммоний” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасы - быел Татарстанның төп инвестиция программалары булачак. Димәк, төзелеш тармагын җитди эшләр көтә. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрдә планнан тыш объектлар төзелешен башламауны үтенде. “Шулай ук төзелеш оешмаларының үз куәтен әйтеп үтелгән объектларга юнәлдерелүе сорала. Беренче чиратта үзебезнең подрядчыларны эш белән тәэмин итү зарур. Әмма алар җитди һәм җаваплы предприятие булырга тиеш. Инвентаризацияне кырыс таләпләрне эшкә җигеп үткәрү зарур. Безнең өчен ”шарашкин конторалары” түгел, ә ышанычлы компанияләрнең эшләве әһәмиятле. Кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү мәсьәләсе актуальлеген югалтмый. Югары квалификацияле төзүчеләр өчен Татарстанда эш һәрвакыт булыр дип уйлыйм. Министрлык кемгә күпме күләмдә эш бүлеп бирүне кайгыртырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Хөкүмәт башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, дәүләт архитектура-төзелеш өлкәсендә күзәтчелек хезмәте дә системалы төстәге хокук бозуларга игътибарны көчәйтергә, сыйфатсыз бетон әзерләүчеләрне фаш итәргә тиеш. Төзелеш эшләре сыйфаты мәсьәләсе тагын да кискенләшә.
“Төзелеш тармагы эшчәнлегендә иң зур җитешсезлекләрнең берсе – проект документациясенең аксавы”, - дип билгеләп узды Премьер-министр.
Рөстәм Миңнеханов тарифлар сәясәте мәсьәләсенә дә тукталды. “Без яңа технологияләр, инвестицияләр куллансак та, тарифларның һаман үсүе күзәтелә. Барлык эшне уйлап эшләргә кирәк, бәяләр үсешенә юл куярга ярамый. Әйтик, Түбән Камада су алу җайланмасы төзегән идек, нәтиҗәдә суга бәя 50 процентка арткан. Әлмәттә дә шул ук хәл. Бу вәзгыятькә анализ ясарга кирәк. Бу мәсьәләләр сезнең игътибар кырында булырга тиеш”, – дип әмер бирде Премьер-министр министрлык хезмәткәрләренә.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 13 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз