Р.Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Ирландиядә

2009 елның 4 марты, чәршәмбе
3 март көнне Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе Ирландиягә юл тотты. Делегация составында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та бар, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте.

Ђлеге рәсми сәфәр барышында Россия һәм Ирландия арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләшүләр узачак. Бүген Дублинда, Ирландия тышкы эшләр министрлыгында, Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия Хөкүмәтара комитетының 7 нче утырышы узды. Иртәгә Дублин шәһәрендә Россия-Ирландия бизнес-форумы узачак. Анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның чыгышлары планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International