Татарстан делегациясенең Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенә сәфәре башланды

2009 елның 4 марты, чәршәмбе
Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җитәкчелегендәге Татарстан эшлекле даирә вәкилләре делегациясенең Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенә сәфәре башланды. Делегация составында "КАМАЗ", "Казан оптика-механика заводы", "Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы", "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" ААҖ вәкилләре бар, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

7 мартка кадәр дәвам итәчәк визит программасында Иранның Сәнәгать һәм җир асты байлыклары, Нефть һәм газ министрлыкларында, "Кызыл ярымай" җәмгыяте, Көнчыгыш Әзербәйҗан провинциясенең сәүдә оешмасында очрашулар каралган. Татарстан делегациясе шулай ук "Иран Трактор мэньюфэкчеринг", "Фулад Гостар" компанияләрендә, Тәбриздәге Компрессорлар заводында булырга планлаштыра. Сәфәр барышында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин республиканың сәнәгый һәм инвестиция потенциалын презентацияләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International