Беларусь Татарстан белән 2013 елгы Универсиада объектлары төзүдә хезмәттәшлек итәргә әзер
2009 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Беларусь Республикасында. Кичә Минскида ике республика арасында 2009-2010 елларга хезмәттәшлекне үстерү чараларының Хөкүмәтара беркетмәсе имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән БР Хөкүмәте башлыгы Сергей Сидорский кул куйды. ТР Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге беркетмә ике республика арасында товар әйләнеше күләмен арттырырга, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк.
Хөкүмәт йортында узган очрашуда Сергей Сидорский Беларусьның Татарстан белән нефть өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын белдергән. Аның фикеренчә, Татарстан, Беларусь кебек үк көчле нефть химиясе комплексын саклап калган төбәк. «Нефть химиясе продукциясенең Татарстаннан Беларуська һәм, киресенчә, килүе өчен күп нәрсәләр эшләнә», – ди БР Хөкүмәте башлыгы. Очрашуда «Татнефть» компаниясенең әлеге республикада эшчәнлеген киңәйтү, аның автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәрен төзү буенча тәкъдимнәре дә каралган. Моннан тыш, Беларусь предприятиеләренең 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек эшләрендә катнашу мөмкинлеге тикшерелгән. Билгеле булганча, бүгенге көндә Беларусь 2014 елгы Сочи Олимпиадасы өчен спорт объектлары төзелешендә катнашу буенча Краснодар крае белән хезмәттәшлек итә.
Татарстан делегациясе кичә шулай ук Беларусь башкаласында машина төзелеше предприятиеләре белән танышкан. Аерым алганда, Мински трактор һәм автомобиль заводларында булган. Бүген Татарстан делегациясе Минскидагы заманча спорт объектларын (велотрек, футбол манежы, стадион) караячак.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.