Фәрит Мөхәммәтшин: “Кризис шартларында Татарстан милициясенә уяу булырга кирәк”

2009 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Дөньяви финанс икътисад кризисы шартларында хокук саклау органнары җаваплылыгы тагын да арта төшә. Бу фикерне ТР эчке эшләр органнарының узган елгы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау коллегия утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап узды.

Коллегия утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрданов, ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР Югары Суды Рәисе Геннадий Баранов, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча башлыгы Евгений Вдовин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Венер Сәлимов, шулай ук ТР Президент Аппараты, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкалар катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында эчке эшләр министрлыгының коллегия утырышы форматын уңышлы санап, министр докладыннан тыш, башка мәсьәләләрне тәгаенрәк ачыкларга мөмкинлек бирүче министр урынбасарлары, бүлек башлыклары хисапларының нәтиҗәлелеген билгеләп узды. Тулаем алганда, парламент рәисе эчке эшләр органнары эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул узган елда, агымдагы ел белән чагыштырганда, җинаятьчелекнең кимүе, шулай ук ачыклау проценты үсешеннән канәгать калды. Дәүләт Советы Рәисе хокук сакчыларына агымдагы елга тагын да җитдирәк яңа бурычлар билгеләде.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген без кичерә торган кризисның дөньякүләм булуына һәм аның социаль характер алырга тиеш түгеллегенә басым ясады. Халык белән эшләүче структура буларак, Эчке эшләр министрлыгы да шушы максатны кайгыртырга тиеш. “Кризис вакытында халыкны яклау канаты астына алу зарур. Эш урыныннан кыскартылган очракта да, һәркем закон нигезендә азат ителергә, аларга вакытында тиешле субсидияләр түләнергә тиеш. Хезмәт Кодексының барлык маддәләре дә игътибар белән җентекләп үтәлергә тиеш”, - дип ассызыклады спикер. Аның фикеренчә, мондый болганчыклык шаукымы астында законсыз төстә читтән акчаны үз кесәсенә шудырырга теләүчеләрнең дә пәйда булуы бик ихтимал. “Милициягә бу очракта уяу булырга кирәк. Бигрәк тә, халыкның бер өлеше урамда калу аркасында, җинаятьчелеккә җәлеп итү коткысы таралырга мөмкин”, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татарстанда торак фондка капиталь ремонт программасы колач җәя. Бу уңайдан халыктан да бары тик уңай бәяләмәләр генә ишетелергә тиеш. Эчке эшләр органнары программаны гамәлгә ашыру барышында финанс чараларының сарыф ителешен генә түгел, ә подрядчы оешмалар белән килешүләр төзелгәндә үк, аларның намуслы ширкәтләр булуын тикшерергә тиеш”, - дигән күрсәтмә бирде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин эчке эшләр органнары вәкилләрен, өлешләп төзелештә кәкре каенга терәлүчеләр барлыкка килмәү мәсьәләсе буенча да җитди төстә эшләүләрен үтенде. “Узган елда эчке эшләр министрлыгы, прокуратураның вакытында тыкшынуы нәтиҗәсендә, намуссыз төзүче оешмаларны фаш итүгә, җинаять эшләрен суд карамагына тапшыруга ирештек. Бу юнәлештә алга хәрәкәт сизелә, хәер пикетлар һаман да күзәтелә әле. Бу өлкәдә эшчәнлекне быел да шундый ук тырышлык белән дәвам итәргә кирәк”, - дип белдерде ул.

Парламент җитәкчесе уен бизнесы тамырын корытуга ирешкән хокук саклау органнарына рәхмәтен җиткерде. “Бу көрәш барышында безгә каршы килергә теләүчеләр шактый булды. Ул тәмамланса да, уенның яңа формаларын ачып җибәрүгә омтылулар дәвам итә. Алга таба да бу вәзгыять контроль астында булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

“Соңгы елларда Эчке эшләр министрлыгында башкарылган эшләр, хәрби-өйрәнү үзәге ачылу, матди базаның камилләшүе, кадрлар әзерләү буенча уку йортына ия булу, хезмәт автомобильләре белән тәэминат, сезнең алда яңадан-яңа бурычлар куярга мөмкинлек бирә. 2013 елда Казанда узачак Универсиаданы да имин генә үткәреп җибәрү авырлыгы сезнең җилкәләргә төшә. Мондый массакүләм чара кысаларында җәмәгать иминлеген тәэмин итү мөһим. Универсиада халыкка җәза, борчу булырга тиеш түгел. Һөнәри осталыгыгыз, фидакарь эшләрегез өчен олы рәхмәт. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре барлык билгеләнгән бурычларны да үти алыр дип ышанам”, - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International