Тышкы эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2008 елның гыйнвар-ноябрь айларында Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында тауар әйләнеше 32,8 млрд. сум (1261,1 млн. доллар) тәшкил иткән һәм 2007 елның шул чоры белән чагыштырганда, 53,8 процентка арткан. Экспорт 8,2 млрд. сум (315,4 млн. доллар) тәшкил иткән һәм
47,9 процентка арткан, импорт - 24,6 млрд. сум (945,7 млн. доллар), 55,9 процентка арткан.
Беларуська нефть, неорганик химия продуктлары, синтетик каучук, двигатель һәм электр генераторлары, автомобиль һәм тракторлар өчен запас частьлар, йөк машиналары җибәрелгән.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.