Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Ана” капиталы акчасы белән торак сатып алу (төзү) өчен кредитлар, заемнар капларга була
2009 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
20 гыйнвар көнне ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов журналистларга “ана” (гаилә) капиталы дәүләт сертификаты акчасын торак сатып алу (төзү) өчен кредитлар яки заемнар һәм ипотека килешүләре буенча процентлар түләүгә һәм төп бурычны каплауга тотарга мөмкин булуын, аның тәртипләрен шәрехләде.
2008 елның 25 декабрендә гамәлгә кергән Федераль закон (228-ФЗ) буенча, 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап икенче, өченче һәм алардан соңгы балаларның туган (уллыкка яки кызлыкка алынган) көне буенча срок үткән булуга карамастан, торак сатып алу (төзү) өчен кредитлар яки заемнар, шул исәптән ипотека кредитлары буенча 2010 елның 31 декабренә кадәр оешмалар белән килешү төзегәннәр “ана” (гаилә) капиталын шушы түләүләргә - төп бурычны һәм кредит яки заем процентларын каплауга тота алалар, ләкин аларның элек мондый мөмкинлекне – дәүләтнең өстәмә ярдәмен кулланмаган булулары шарт. Бу мөмкинлек шулай ук икенче, өченче һәм аннан соңгыларын уллыкка яки кызлыкка алган бердәнбер кеше булган аталар да куллана ала, ләкин уллыкка яки кызлыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергәнлеге һәм аларның дәүләтнең өстәмә ярдәменнән кулланмаганлыгы таләп ителә.
“Ана” (гаилә) капиталы хәзерге вакытта 299 мең 731 сум 25 тиен тәшкил итә. Аны торак мәнфәгатьләрендә куллану өчен Пенсия фондының тору урыны буенча бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (нинди документлар кирәклеге РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге сайтында әйтелә). М.Имамов сүзләренчә, РФ Пенсия фондының ТР буенча барлык территориаль органнары “ана” (гаилә) капиталы белән идарә итү буенча гаризалар җыю белән мәшгуль, 11 гыйнвардан инде 250дән артык гаилә әлеге дәүләт сертификатын Пенсия фондлары органнарына китереп тапшырган, тагын 785 гаилә тикшерелә, сертификатларның 99,6 проценты - барлыгы 33 мең 220 данә кулга тапшырылган.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 21 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз