Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: «Хакимият органнарының дөрес карар кабул итүе өчен оператив мәгълүмат кирәк»
2009 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Мәгълүм булганча, статистика органнарының бурычы, бер яктан, дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең мәгълүмати нигезен формалаштыру булса, икенчедән, кулланучыларны халыкара стандартлар нигезендә ышанычлы мәгълүматлар белән тәэмин итү. Соңгы елларда әлеге органнарның эшчәнлегендә оперативлык, нәтиҗәлелек артты. Бүгенге шартларда алардан тагын да мобильрәк эш итү сорала. Бу хакта бүген Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе белән ТР Социаль-икътисади мониторинг буенча комитетының уртак коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде. Анда әлеге ведомстволарның 2008 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалып, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Статистика органнарының эшчәнлегенә уңай бәя биргән Хөкүмәт башлыгы, бүгенге шартларда алар тәэмин итә торган мәгълүматка таләпнең дә, ихтыяҗның да зур булуын ассызыклады. «Дәүләт, муниципаль хакимият органнары эшчәнлегендә статистиканың роле, әһәмияте елдан-ел үсә бара. Дөрес идарә карарлары кабул итү алар биргән мәгълүматка нигезләнеп башкарыла. Соңгы елларда статистика органнары эшендә уңай үзгәрешләр шактый. Алар биргән мәгълүматның эчтәлеге, сыйфат дәрәҗәсе күпкә үзгәрде. Шуңа да карамастан, аларга карата таләпләр елдан-ел арта, шул сәбәпле алга куела торган бурычлар да катлаулана бара», – ди Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, дәүләт һәм муниципаль органнар бүген тагын да тулырак мәгълүматка, җентекле аналитик материалга мохтаҗ. Премьер белдергәнчә, бүген глобаль-икътисади кризис шартларында, вакытлы һәм дөрес карарлар кабул итү өчен статистика органнарының тагын да оператив рәвештә мәгълүмат белән тәэмин итүе кирәк.
«2008 елның 4 нче кварталы глобаль кризис республикада да үзен сиздерде. Кризис гражданнарның тормыш дәрәҗәсенә йогынты ясый. Бүгенге көндә төп бурыч – халыкның яшәү дәрәҗәсен тәэмин итү. ТР Президенты белдергәнчә, финанс-икътисади кризисы социаль кризиска әйләнергә тиеш түгел. Шуңа төп бурыч булып дәүләт, муниципаль хезмәтләрне халыкка вакытында күрсәтсен өчен гамәлдәге социаль-мәдәният учреждениеләре челтәрен саклап калу. Икенчедән, икътисади потенциалны, республиканың барлык тармакларда предприятиеләр эшчәнлеген саклап калу», – ди Хөкүмәт башлыгы. Аның белдерүенчә, шушы шартларда идарәне тормышка ашыру өчен һәр предприятиегә кагылышлы объектив мәгълүмат таләп ителә. Аны статистика органнары хакимият органнарына айга бер тапкыр түгел, ә һәр ун көн саен ирештерергә тиеш. «Ышанычлы мәгълүматлар кичекмичә тармак, муниципаль, төбәк җитәкчеләренә барып ирешергә тиеш», –дигән бурыч куйды Премьер-министр. Бүген республика алдындагы бурычларны хәл итүдә статистика органнары бәйләүче буын ролен үти. Шуны күздә тотып Рөстәм Миңнеханов статистика органнарын тармак министрлыклары, беренче чиратта, Икътисад, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары белән тыгыз эшләргә чакырды. Хөкүмәт җитәкчесе шулай ук әлеге органнар эшчәнлегендә мәгълүмат технологияләреннән актив файдалану кирәклегенә, муниципаль органнарның эшчәнлеген оператив, җентекле статистика мәгълүматлары белән тәэмин итү кирәклегенә басым ясады.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз