Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Испания компаниясе Татарстанда фермерлыкны үстерүгә 1 млрд. сумга якын акча бирергә әзер
2009 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
20 гыйнвар көнне Испаниянең «Bastet-grupp» компаниясе Татарстанда фермерлыкны үстерүгә 1 миллиард сумга якын акча бирергә әзер. Чит ил инвесторлары ТР фермерлары тарафыннан эшләнгән берьюлы берничә проектта катнашырга ниятли.
Беренче проект элеваторлар төзүгә кагыла, анда фермерлар җыелган ашлыкны саклый алачак. Элеваторлар республиканың берничә районында торгызылырга тиеш. 22 февральдә Испания компаниясе вәкилләре әлеге корылмаларның урнашу урыны белән танышу, шулай ук икмәк кабул итү пунктлары пайчылары белән аралашу өчен Казанга киләчәк.
Икенче проект фермерлар тарафыннан күркә үстерүне күздә тота. Чит ил инвесторлары әлеге кошларны үстерү һәм эшкәртү максатыннан җиһазлар сатып алу өчен акча бүлеп бирәчәк. Шулай ук чит ил эшкуарлары әлеге производствоның өстенлекләрен урынга барып үз күзләре белән күрергә тели.
Өченче проект нигезендә фермерлар яшелчә эшкәртү белән шөгыльләнә башларга ниятли. «Bastet-grupp» компаниясе вәкилләрен әлеге производствоның (алар аны үстерүгә акча бүлеп бирәчәк) ни дәрәҗәдә табышлы булачагы да кызыксындыра.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 20 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз