Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“Казан” Халыкара аэропорты 2008 елда 751504 пассажирга хезмәт күрсәткән
2009 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
19 гыйнвар көнне “Казан” Халыкара аэропорты 2008 елда 751504 пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу 2007 елга караганда 21,9 процентка артыграк, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.
Халыкара юнәлешләрдә (ерак чит илләр һәм БДБ дәүләтләре) пассажирлар агымы 315255 пассажир тәшкил иткән, бу 2007 ел күрсәткечләреннән 29,5 процентка артып китә. Эчке юнәлешләрдә исә пассажирлар агымы 436249 пассажир тәшкил иткән, бу 2007 ел дәрәҗәсеннән 17 процентка артыграк.
Мәскәү, Калининград, Санкт–Петербург, Ереван, Ташкент, Дүшәнбе, Худжант, Анталия, Варна, Дубай, Ираклион, Истанбул, Хургада, Шарм–әл–Шәйх юнәлешләрендә пассажирлар саны аеруча күп арткан. Әлеге маршрутлар буенча 2008 елның 12 ае эчендә Казан аэропортында 658965 кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 26 процентка күбрәк.
2008 елда пассажирлар агымы ишәюгә яңа рейслар ачылу һәм гамәлдәге юнәлешләрнең ешлыгын арттыру хисабына ирешелгән. “Казан авиапредприятиесе” Казан – Уфа – Екатеринбург, Казан – Самара – Казан һәм Самара – Казан – Пермь маршрутларын ачкан. 2008 елның маенда “Дальавиа” авиакомпаниясе Казан аэропортыннан Барнаулга тәүге рейс ясаган.
“Татарстан” авиакомпаниясе Дүшәнбегә даими рейслар санының ешлыгын атнасына өч тапкырга кадәр арттырган. Хургада, Шарм–әл–Шәйх, Дубай, Анталия юнәлешләрендә туристлык чартер рейслары ясау ешлыгы да арткан. Җәйге сезонда Барселона (Испания), Варна (Болгария), Пулу (Хорватия) шәһәрләренә яңа рейслар сериясе ачылган.
“Казан” Халыкара аэропорты” ачык акционерлык җәмгыяте “РФ һава транспорты лидеры” номинациясендә премия лауреаты булган һәм 2007 ел нәтиҗәләре буенча “Интенсив үсештәге аэропорт” номинациясендә “БДБ илләренең иң яхшы аэропорты” конкурсының җиңүчесе дип табылган.
Аэропортны реконструкцияләү мәсьәләсен хәл итү 2008 елның мөһим вакыйгасы булган. Болгариянең “Химимпорт” холдингы “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖнең стратегик инвесторы сыйфатында чыгыш ясаган. Казанда 2013 елда узачак Универсиадага аэропорт елына 5 миллион пассажирга хезмәт күрсәтергә ниятли.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 19 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз