Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
И.Метшин: «Минтимер Шәймиев абруе исәбенә генә Казан Универсиадасы проекты гамәлдә»
2009 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
19 гыйнвар көнне Казан мэриясендә шәһәр Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин үзенең 16 гыйнвар көнне РФ Хөкүмәте йортында XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм үткәрү буенча уздырылган киңәшмәдә ТР Перзиденты һәм Премьер-министры, кайбер министрлар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән берлектә катнашуын, анда РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, «Универсиада-2013»не оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов шулай дип игълан итүен җиткерде.
«Халыкара проектларның барысы да әһәмиятле, кирәкле, әмма Универсиада проектын РФ Хөкүмәте, чыннан да, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев абруеның зур булуы сәбәпле генә дәвам иттерә. Татарстан җитәкчесенә сәяси мәйданда озын гомер телибез. Шушы халыкара уеннарны үзебездә үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңеп чыгу беренче әһәмиятле бурыч булса, икенче бурыч – шушы җиңүне тормышка ашыру», - дип, мэр 2009 ел проектлау елы гына түгел, төзелеш елы да булачагын игълан итте. Аның сүзләренчә, Универсиада өчен Казанда төзеләчәк 36 объектныңϰ 29ы федераль бюджеттан финансланачак, һәрхәлдә, бу хакта Мәскәүдә барган киңәшмәдә хәл ителгән. Моннан тыш, анда Казан Универсиадасына бәйле беренче әһәмияткә ия мәсьәләләр дә каралган:ϰ спорт корылмаларын, Универсиада авылын проектлау һәм төзү, төзеләчәк объектлар исемлеге расланган. Төзелешне исә 3 төркемгә бүлеп карап була: спорт, яшәү, транспорт инфраструктуралары. «Универсиада кунаклары һәм спортчылар өчен яшәү инфраструктураларыннан иң мөһиме – Универсиада авылы, ул студентларның спорт уеннарында катнашачак 10 мең кешене кабул итәрлек булырга тиеш. Халыкара уеннардан соң исә студентлар кампусы сыйфатында хезмәт итәчәк объект булачагын да онытырга ярамый», - дип искәртте И.Метшин.
Мәскәү киңәшмәсендә И.Шувалов, РФның кризиска каршы төзелгән штабы илнең барлык төбәкләрендә дә юл төзелешен үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләнә, дип белдерде, димәк, болай булгач, Казанның транспорт инфраструктурасы төзелешенә шактый зур өлеш кертеләчәк, дип саный мэр. Төзелеш объектларын финанслау турындагы карар безнең өчен бик әһәмиятле, вакытында өлгертертү максатында инде проектлау өчен акча бирү турында йөкләмә бирелде, хәзерге вакытта РФ Финанс министрлыгы һәм башка ведомстволары белән берлектә Казанда төзелә башлаган объектларны финанслау мәсьәләсе карала һәм, 2009 ел проектлау елы гына түгел, төзелеш елы да булсын өчен, алга таба да бу эш дәвам иттереләчәк, дип басым ясап әйтте ул.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 19 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз