Җиңел автомобильләр зачетында лидерлар рәтендә барган “Фольксваген” экипажлары команда җитәкчелегенең боерыгын үтәп, “үзара мөнәсәбәтләрне ачыклыйсы итмәде”. Жинель де Вильер – Дирк фон Зитевиц экипажы “Дакар” этапларында дүртенче мәртәбә җиңү яулады һәм “Фольксваген”га беренче чемпионлык алып килде. Икенче бер “Фольксваген” экипажы (Марк Миллер – Ральф Питчфорд) икенче урынга лаек булды. Америка узышчысы Робби Гордон “Хаммер” прототибында бронза медаль яулады.
14нче этапта россияле Леонид Новицкий икенче булып килде – ул Де Вильердан нибары 22 секундка калышты. Гомуми зачетта Новицкий һәм аның штурманы Олег Тюпенкин сигезенче урынны алды.
Мотоцикллар зачетында испан узышчысы Марк Кома икенче урынны алды. Француз Сирил Депре өченче урын белән канәгатьләнде, ә гомуми зачетта “Дакар–2007” ралли–рейды чемпионы икенче урынны яулады.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.