Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Ф.Мөхәммәтшин Мәскәүдә төбәкләрдә социаль-икътисади вәзгыятькә кагылышлы киңәшмәдә катнашты
2009 елның 16 гыйнвары, җомга
16 гыйнвар көнне “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә төбәкләрдәге социаль-икътисади вәзгыять һәм “Бердәм Россия” партиясенең Россия Федерациясе субъектларында дөньякүләм финанс кризисы нәтиҗәләрен бетерү буенча өстенлекле бурычлары турында фикер алышу буенча киңәшмә эшендә катнашты.
Татарстанда республиканың дәүләт хакимияте, башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль бүлекчәләре һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге координациясе тәэмин ителгән. Финанс, икътисади, җитештерү һәм социаль өлкәләрдә кризиска каршы чараларны тормышка ашырганда фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эшмәкәрләр белән элемтәләр салынган. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан Кризиска каршы совет төзелгән, ул ТР Хөкүмәте карамагындагы Икътисади совет белән тыгыз эшли. ТР Президентының 2008 елның 29 декабрендә чыккан Указы белән, Татарстан Республикасы икътисадын дөньякүләм финанс кризисы шарталарында үстерү буенча республика комисиясе төзелгән. Ул финанс кризисның социаль кризиска әйләнүен булдырмауны күз алдында тота.
Моннан тыш, Мәскәүдә ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашып, ТР Дәүләт Советына узачак сайлауларны оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 16 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз