Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан һәм Иран педагогика университетлары Меморандум нигезендә хезмәттәшлек итәчәк
2009 елның 16 гыйнвары, җомга
15 гыйнвар көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән Иран Ислам Республикасының Шәркый Азәрбайҗан провинциясе (останы) Тәбриз шәһәрендәге Әзәрбайҗан педагогика университеты арасында фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча килешү турындагы Меморандум имзаланды. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының актлар залында тантаналы шартларда әлеге уку йортларының ректорлары, профессорлар Рәдиф Җамалетдинов белән Мөхәммәд Әмини Фәрднең тарихи әһәмияткә ия документка кул кую вакыйгасының шаһитлары буларак анда Иран Ислам Республикасының Шәркый Азәрбайҗан губернаторы (остандары) Алиреза Биги, Иранның Казандагы генераль консулы Реза Багбан Кондор, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин һ.б. рәсми затлар, ТДГПУ проректорлары, деканнар, галимнәр, студентлар катнашты.
Документ, белем бирү һәм фәнни тикшеренү процессларын киңәйтү һәм ныгыту максатында, ике арада галимнәр, хезмәткәрләр, студентлар, академик мәгълүмат һәм материаллар алмашу, шушы университетлар хезмәткәрләре, тикшеренүчеләре һәм студентлары арасында алмашу программасы ярдәмендә үзара аңлашу буенча 3 еллык хезмәттәшлекне күздә тотып төзелгән. Аерым алганда, 8 маддәдән торган әлеге Меморандумда якларның ике илдә дә укыту процессын тәэмин итү чаралары һәм фәнни тикшеренүләр белән үзара танышу; фарсы теле һәм мәдәнияте өлкәләрендә тикшеренүләргә нисбәтле озак вакытны күздә тоткан фәнни багланышлар урнаштыру; фарсы телен һәм әдәбиятын башлангыч һәм югары дәрәҗәдә үзләштерү өчен курслар, ә укыту методикалары һәм методологияләре буенча мастер-класслар үткәрү; фән, мәдәният, әдәбиятка кагылышлы уртак кызыксынуга бәйле конференцияләрдә, академик очрашуларда катнашу һәм ике илнең фәнни юнәлешләре, мәдәни үзенчәлекләре белән танышу; фарсы телендәге борынгы кулъязмаларны өйрәнү максатында, тикшеренүчеләрне һәм экспертларны татар китапханәләренә эш сәфәренә җибәрү һ.б. буенча килешүе хакында әйтелә. Болардан тыш, анда шулай ук ике илнең мәдәниятен, тарихын өйрәнү һәм компаратив анализлау буенча үзәк төзү, фарсы телен өйрәнү белән кызыксынган Татарстан студентларына һәм аспирантларына, татар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган Иран студентларына һәм аспирантларына стипендияләр бирү дә карала.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 15 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз