Григорий Рапота татарстанлыларга бүләкләр тапшырды

2009 елның 3 марты, сишәмбе
2 мартта Түбән Новгородта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Идел буе федераль округының танылган эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, дип хәбәр ителә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле сайтында.

“Бүген биредә дәүләт бүләкләре, Мактаулы исемнәргә лаек булган, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, идарә, төзелеш тармагы вәкилләре җыелды”, – дип ассызыклады Григорий Рапота.

Идел буе федераль округында яшәүче 23 кеше истәлекле бүләкләргә һәм Мактаулы исемнәргә лаек булды.

“А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты” (Татарстан Республикасы) югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе ректоры Юрий Гортышев Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыяте (Татарстан Республикасы) генераль директорының төзелеш һәм капиталь ремонт буенча урынбасары Владимир Малафеевка “Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International