Казан белән Тәбриз тугандаш шәһәрләр булды

2009 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
14 гыйнвар көнне Казан Ратушасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Шәркый Азәрбайҗан останы/провинциясе (Иран Ислам Республикасы) остандары/губернаторы Әхмәд Алиреза Бәйги җитәкчелегендәге делегацияне кабул итеп, иранлыларның Татарстандагы 4 көнлек визитының рәсми өлешен башлап җибәрде. Очрашу барышында Шәркый Азәрбәйҗан провинциясенең Тәбриз шәһәре белән Казанның тугандаш шәһәрләр булуы турындагы Меморандумны имзалау күздә тотылган иде.

Эш визиты белән Татарстан башкаласына килгән иранлыларны казанлылар исеменнән сәламләп, мэр Илсур Метшин республикабыз, аның башкаласы Казан белән кызыксынып, шундый ерак сәфәргә чыгулары өчен рәхмәт һәм олы хөрмәт сүзләрен җиткереп, кунаклар белән очрашуда ТР Пермьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Казан шәһәре Думасы депутатлары һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчеләре катнашуын белдерде.

Казан белән Тәбриз, Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекнең күптәннән урнаштырылуын, аерым алганда, бүген кул куеласы тугандашлык турындагы Меморандум да 2002 елда әлеге ике шәһәр һәм 2004 елда Шәркый Әзәрбайҗан губернаторы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры дуслык һәм хезмәттәшлек турында төзегән Меморандумнарга, Тәбриз шәһәре Ислам советы карарына ярашлы булуын, 2003 елда Иран Ислам Республикасында “Бөек Идел юлы” халыкара конференциясе үткәрелүен һәм шуның нәтиҗәсендә икътисад, фән һәм мәдәният өлкәләрендә инвестицион проектлар тормышка ашырылуын, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында Иран үзәге эшләвен басым ясап әйтте.

Чыгышында И.Метшин, Казан үзенең күптән түгел 1000 еллыгын билгеләп үткән борынгы шәһәр булса да, эшлекле һәм мәдәни шәһәр, яшьләр каласы санала, ә дөньяда аны төрле милләт халкы һәм төрле дин тарафдарлары үзара аңлашып яши торган республика башкаласы буларак таныйлар, дип искәртте. Шәһәрнең геосәяси, географик һәм транспорт мәсьәләсендә дә уңайлы урында урнашканлыгына, икътисади яктан үсештәге Идел буе төбәгенең үзәгендә булуына, Казаннан 500 чакрым радиуста 26 млн. халык яшәвенә һәм моның Россия халкының 18 процентын тәшкил итүенә кунакларның игътибарын юнәлдерде. Мэр сүзләренчә, Казанның еллык тулам кереме 7,5 млрд. АКШ доллары тәкшил иткән, тышкы товар әйләнеше – 550 млн. доллар, 60 проценты - экспорт. 2013 елда Казан Универсиадасына 170 илдән 10 меңләп спортчы һәм кунак көтелүен, шәһәрнең спорт тормышындагы бүгенге уңышларын шәрехләп сөйләгәч: “Казан белән Тәбриз арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру ике арадагы багланышларны тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирер дип өметләнәм”, - дип, мэр Илсур Метшин сүзне кунакларга бирде.

Европа белән Азия кушылган урында урнашкан Казан белән матур мөнәсәбәтләр урнаштыруы күңелле, Казанда, Татарстанда булу минем өчен бик мәртәбә, дип, Шәркый Азәрбайҗан провинциясе җитәкчесе Әхмәд Алиреза Бәйги үзләренең делегациясе белән таныштырды: аның составына ил парламенты вәкилләре, Тәбриз шәһәре мэры Алирез Новин һәм әлеге провинция белән Тәбризнең эшлекле даирәләре кергән. “Келәмнәре белән бөтен дөньяга танылган Тәбриз шәһәре 4 төрле бөек цивилизациянең чишмәбашы булып тора – ул мәдәният, сәнгать, тарих һәм дин. Тәбриз – Шәрык белән Гаребкә карап торган цивилизацияләр капкасы”, - дип аңлатты ул. Әхмәд Алиреза Бәйги сүзләренчә, Тәбриздә 3,6 млн. кеше яши, 8 мең предприятие эшләп тора, еллык тулаем керем - 12 млрд. АКШ доллары күләмендә.

Аның чыгышыннан соң Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән Тәбриз шәһәре мэры Алирез Новин тантаналы рәвештә шушы ике шәһәрнең тугандашлыгы турындагы Меморандумны имзаладылар. Шушы документ нигезендә әлеге ике шәһәр транспорт, шәһәр төзелеше, шәһәрне матурлау-бизәү, шәһәрләр үсеше, коммуналь, техник, инженерлык, туристлык мәсьәләләренә, мәдәни мирасны, тарихи һәйкәлләрне саклау һәм реконструкцияләүгә, белгечләр алмашуга кагылышлы үзара файдалы хезмәттәшлеккә юл ачылды. Яклар шулай ук фән, мәдәният, спорт буенча хезмәттәшлек итәчәк, мәдәни тематика буенча күргәзмәләр оештырылачак. Болардан тыш, сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне, уртак техник һәм инвестицион проектларны җәелдерү максатында, тугандаш шәһәрләрдә сәүдә-сәнәгать, техник һәм инвестицион күргәзмәләр дә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International