Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: “Фәнни-тикшеренү институтлары белән партнерлык мөнәсәбәте урнаштыру мөһим”
2009 елның 3 марты, сишәмбе
Нефть химиясе комплексы Татарстанның икътисади үсеш ноктасы булып саналды һәм ул шулай булачак та. Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААЌ Директорлар советы утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Хөкүмәт башлыгы искәртүенчә, нефтьне тирәнтен эшкәртү, яңа куллану үзлекләре булган материаллар алу бу өлкәдә төп бурычлар булып кала.
Бүгенге утырышта Мәскәүнең Топчев исемендәге Нефть химиясе синтезы институты директоры урынбасары Евгений Антиповның полимерлар перспективасы һәм нанотехнологияләр өлкәсендә мөмкинлекләр хакында чыгышы тыңланды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте. Премьер-министр белдергәнчә, бүген фәнни-тикшеренү институтлары белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру тагын да мөһим. Ул химия һәм нефть химиясе өлкәләрендә яңа эшләнмәләр белән танышырга, конкурентлык өстенлеген булдырырга ярдәм итә.
Утырышта, аерым алганда, “Казан синтетик каучук заводы” ААЌ үсеш перcпективалары хакында сүз кузгатылган. Заводның генераль директоры Алексей Контуров сүзләренә караганда, 2008 елның баштагы 3 кварталында җитештерүдә тотрыклы үсеш биргән предприятиедә, дүртенче кварталда төшү күзәтелгән. Шунысы игътибарга лаек, узган 2 ел дәвамында биредән Кытайга каучук озату туктаган булса, быелның февралендә бу эш торгызылган. Алексей Контуров республика Хөкүмәтенә җитештерү кооперациясе кысаларында заводның Татарстан базарында продукциясен сатуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Предприятиенең алдагы планнарына килгәндә, ул акрил һәм полиуретан герметиклар, стеклопакетлар җитештерү белән бәйле (бүгенге көндә Синтетик каучук заводы Россия автогерметиклар базарының 60 процентын тәэмин итә). 2009 елда биредә тиокол җитештерүне 11 процентка арттырырга ниятлиләр.
Бүгенге утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААЌ Директорлар советы һәм ревизия комиссиясенә әгъзалыкка кандидатлар исемлеге дә расланган. “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советының чираттагы утырышы агымдагы елның 13 апрелендә узачак. Анда республика нефть химиясе тармагы предприятиеләренең 2009 елның беренче кварталындагы эш йомгаклары игълан ителәчәк.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 3 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз