Казан Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең мәдәният министрлары очрашуына әзерләнә

2009 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Мәскәүдә эш визиты белән булды. Ул анда Россия Мәдәният министрлыгының Заманча сәнгать һәм халыкара мәдәни элемтәләр департаменты директоры Алексей Шалашов белән очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Очрашу барышында халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек перспективалары һәм ике мәдәният министрлыгының үзара ярдәм итешүе мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Татарстанның 2010 елда узачак чараларда (Франциядә Россия елы һәм Россиядә Франция елы) катнашуына аерым игътибар бирелде.

Очрашуда катнашучыларның игътибары Шанхай хезмәттәшлек оешмасы катнашучы–илләре мәдәният министрлары киңәшмәсенә әзерлек эшләренә дә юнәлтелде. Ул Казанда апрель аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International