Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда төрек киносы фестивале узачак
2009 елның 2 марты, дүшәмбе
5-6 март көннәрендә Казанда Төрек киносы фестивале узачак. Ђлеге уңайдан 4 март көнне Казанга Төркия Республикасы делегациясе килә. Аның составында Кинематография һәм авторлык хокуклары дирекциясе генераль директоры Сеих Абдурахман, Төркия Дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Зейнел Коз, Төркия Кинематографистлары берлеге рәисе Исмаил Гюнес һәм башкалар бар.
“Татаркино” дәүләт учреждениесеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Исәнмесез” (“Здравствуйте”) дип исемләнгән фестивальдә Төркиянең иң яхшы фильмнары тәкъдим ителә. Казанда әлеге чара Азия илләрендә оештырылган “Төрки телле илләр” дигән турне кысаларында уза.
Фестивальдә Cannes, Montpellier, Seul, Pune, Houston, Selanik, San Sebestian кебек халыкара һәм милли кинофестивальләрдә уңыш яулаган картиналар күрсәтелә. Төгәлрәге, исемлектә “Вечность”, “Кораблики из арбузной корки”, “Храбрые сердца”, “Белый ангел”, “Отец и сын”, “Счастье”, “Интернационал” дигән фильмнар бар. Шул ук вакытта казанлылар игътибарына язучы Чыңгыз Айтматов әсәре буенча төшерелгән “Подаренный судьбой” дигән картина да тәкъдим ителәчәк.
Төркия фильмнары атналыгы Төркия Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Њсеш һәм бизнес үзәге (ТИКА), Төрки сәнгате һәм мәдәнияте берлеге (ТЮРКСОЙ), СИНЕБИР кинематографистлар берлеге тарафыннан оештырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: оештыручылар мондый чараларны һәм фильмнарның режиссерлары, актерлары белән иҗади очрашуларны Казакъстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Ђзәрбәйҗан һәм Њзбәкстанда да уздырырга ниятли. Моннан тыш, әлеге илләрдә актерлар катнашында Гала-концерт та тәкъдим ителә.
Казанда фестиваль “Сувар-Плаза” сәүдә үзәгенең “Гранд-синема” кинотеатрында узачак.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 2 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз