13 мартта Казан Кремлендә үз өлкәләрендә зур казанышларга ирешкән бертөркем хезмәт алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды. Президент Резиденциясе залына җыелган 50 дән артык кеше арасында төрле һөнәр ияләре - дәүләт эшлеклеләре, икътисадчылар, эшчеләр, предприятие, хуҗалык, муниципалитетлар җитәкчеләре, галимнәр, хокук белгечләре, мәдәният-сәнгать әһелләре бар иде.
Кайсы гына өлкәдә хезмәт куймасын аларны бер нәрсә - үз хезмәтенә намус белән бирелгәнлек, булдыклылык берләштерә. Алар арасында Дан ордены белән бүләкләнгән ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов, Дуслык ордены алган ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Васильев һәм "Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы"ААҖ генераль директоры Сергей Ильин, "РФ Атказанган сәүдә хезмәткәре" исемен алган "Бәхетле" ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, "РФ Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булган "Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы" ДУ директоры Гөлзада Руденко, "РФ Атказанган артисты" исемен алган К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, "Фидакарь хезмәте өчен" ТР медале белән бүләкләнгән "Холод" ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Әдилә Конюшева, ТР Президенты Матбугат хезмәте баш белгече Фирдәүсә Хәйретдинова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы Алсу Гайнуллина һ.б. бар.
Президент Минтимер Шәймиев бүләкләү тантанасында билгеләп узганча, мондый алдынгылар нинди генә авыр шартлар булмасын, начар эшли белми. "Республикада сезнең кебек кешеләр булмаса, кризис тәэсире тагын да ныграк сиздергән булдыр иде", -ди ул.