Казанның танк училищесы 90 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена

2009 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Быел Казанның югары хәрби команда училищесына 90 ел тула. Бу уңайдан бәйрәм чаралары февральдә үткәреләчәк.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә училищеда белдерүләренчә, 19 февральгә тантаналы җыен һәм концерт үткәрү планлаштырылган. Бу көнне уңышка ирешкән училищеның хәрби хезмәткәрләренә, курсантларга һәм ветераннарга бүләкләр тапшырылачак. 21 февральдә училищеда “Ачык ишекләр” көне булачак, анда ТР җитәкчеләре һәм шәһәрлеләр чакырылган. Бу көнне училищеда хәрби техника күргәзмәсе оештырыла, шунда ук хәрби-кыр кухнясы эшләячәк һәм училищеның хәрби хезмәткәрләре, курсантлары катнашында хәрби театральләштерелгән тамаша булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International