2008 елда Татарстанда 32,265 миллион тонна нефть чыгарылган
2009 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
2008 елда Татарстанда 32265,044 мең тонна нефть чыгарылган, бу 2007 елга караганда 1 процентка күбрәк. Шул исәптән “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте 25766,171 мең тонна нефть тапкан, бу 2007 елга караганда 0,1 процентка һәм планлаштырылганнан 1,4 процентка артыграк. Беренче сыйфат төркеменә караган 24759,746 мең тонна нефть тапшырылган.
Бәйсез нефть компанияләре тарафыннан 6498,873 мең тонна нефть чыгарылган, бу 2007 елга караганда 298,849 мең тоннага артыграк.
2008 елда Россиядә 488,105 миллион тонна нефть табылган, бу 2007 елга карата 99,3 процент тәшкил итә, ягъни нефть 3,2 миллион тоннага кимрәк чыгарылган. Эре нефть компанияләре арасында бары тик “Роснефть” һәм “Татнефть” кенә уңай күрсәткечкә ия.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.