Казанда язгы мода һәм стиль атналыгы башланды

2009 елның 2 марты, дүшәмбе
Татарстан башкаласында елына ике тапкыр мода атналыгы игълан итү күркәм традициягә әйләнде. 2001 елдан башлап Казанда һәр көз һәм яз хатын-кызлар өчен махсус күргәзмә-ярминкәләр оештырыла. Ќиңел һәм тестиль сәнәгате продукциясе тәкъдим ителә торган мондый күргәзмәнең язга багышланганы гүзәл затлар бәйрәме алдыннан бүген “Казан ярминкәсе”ндә ишекләрен ачты. 18 нче тапкыр узучы бу күргәзмәне ачу тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Сәнәгать белән тармак идарәсе бүлеге җитәкчесе Татьяна Федорова, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе урынбасары Татьяна Забегина, Ќиңел һәм текстиль сәнәгате профсоюзлары комитеты рәисе Венера Зарифуллина һ.б. катнашты.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Россия Текстиль һәм җиңел сәнәгать тармагы эшмәкәрләренең төбәкара берлеге, «Ростекстиль» концерны», «Текстильэкспо», «Казан Ярминкәсенең» уртак проекты буларак күргәзмә шушы дистә елдан артык вакыт эчендә ил күләмендә зур танылу алырга өлгерде. “Күргәзмә илнең җиңел сәнәгать базарын тулыландыруга хезмәт итүчеләрне җыю мәйданына әйләнде. Аның бүгенге катлаулы икътисади шартларда үзебезнең товар җитештерүчеләр продукциясен базарга чыгаруга ярдәм итү факторы буларак роле тагын да арта”. Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаган ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, узган елларда безнең җитештерүчеләр чит ил технологияләрен кулланып югары сыйфатлы, барлык таләпләргә җавап биргән продукция чыгарырга өйрәнде. Бүген мондый продукциягә ил кулланучысының ихтыяҗы зур.

Бу күргәзмәнең эшлекле программасында үзәк урынны “Россия базарын үзебездә җитештерелгән продукция белән тулыландыру һәм эш урыннары булдыруда җиңел сәнәгать предприятиеләренә дәүләт ярдәме” дигән бизнес-форум алып тора. Иртәгә ул “Казан ярминкәсе”ндә узачак. “Форум бүген килеп туган хәлне җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән тирәннән анализлау, аларга Татарстан һәм федераль дәрәҗәдә ярдәмнең өстенлекле юлларын билгеләү урыны булырга тиеш.

Бу форум нәтиҗәсендә тупланган тәкъдимнәр федераль хакимият органнарына юлланачак. Алар тармакны алга таба үстерүгә, җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләргә өстәмә ярдәм алуга кагылышлы карарлар кабул итәргә этәргеч бирергә тиеш”, - дип саный Владимир Соловьев. Бизнес-форумда РФ Дәүләт Думасы депутатлары, РФ хөкүмәтие вәкилләре, ТР Хөкүмәте, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, төбәкләр вәкилләре, әйдәп баручы уку йортлары, тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International