Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Сафиуллин Идарәче кадрлар әзерләүче Президент программасында катнашучылар белән очрашты
2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
ТР икътисад министры, Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча төбәк комиссиясе рәисе Марат Сафиуллин Идарәче кадрларны әзерләү буенча Президент программасында катнашучылар белән очрашты.
Даими рәвештә уздырыла торган мондый очрашуларда, гадәттә, уку процессын оештыру, башка актуаль мәсьәләр хакында фикер алышына. Бу юлы очрашуның төп темасы ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырылучы кризиска каршы программа, уңайсыз конъюнктура шартларында предприятиеләрдә килеп туган проблемалар булды, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
ТР Икътисад министрлыгы Президент программасы буенча укып чыккан, әмма кризис вакытында эшен югалткан идарәчеләргә ярдәм итәргә әзерме? Очрашуда яңгыраган сорауларның берсе әнә шуннан гыйбарәт булган. Министр белдергәнчә, әгәр программаны тәмамлаучы яхшы белгеч һәм ул кызыклы, квалификацияле хезмәт яза икән, аны эшкә урнаштыруда бернинди проблема булмаячак. Президент программасы буенча укучыларны шулай ук, укуны тәмамлагач һөнәри эшчәнлек перспективалары да кызыксындырган. Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, әлеге программа махсус тармак белемнәре һәм күнекмәләр алган белгечләргә менеджмент буенча дәресләр бирә. Ул эш төркемнәре төзергә, кешеләрдә мотивация формалаштырырга, куеган максатка ирешергә өйрәтә. “Без идарәче кадрлар резервын формалаштырырга уйлыйбыз. Сез яхшы нәтиҗәләр күрсәткәндә, карьера үсешенә ярдәм итәчәкбез”, - дип ышандырды министр. Чит илләрдә стажировка узуга килгәндә, министр, аның, беренче чиратта, курс үтүчеләрнең үзләре өчен файдалы дип саный. Алар читтәге алдынгы предприятиеләрдә эшнең оештырылуы белән таныша, компания вәкилләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра, алар белән перспектив контрактлар төзи. “Шулар аша республика территориясендә яңа конкурентлыкка сәләтле предприятиеләр төзелүгә өметләнәбез. Иң яхшы вариант- курсларны бетергән һәркемнең үз эшен ачуы”,- ди министр.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 4 феврале
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз