Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда 2009 елгы Универсиаданың чемпион хоккейчыларын каршы алдылар
2009 елның 2 марты, дүшәмбе
2 мартта Казанга Харбинда үткән Бөтендөнья кышкы универсиадада җиңүчеләр - студентларның хоккей буенча Россия җыелма командасы әгъзалары кайтты. Безнең команда Татарстанның «Ак Барс» (Казан), «Нефтяник» (Ђлмәт) һәм «Нефтяник» (Лениногорски) клублары базасында формалашкан иде. Универсиадада студентларның хоккей буенча Россия җыелма командасы составында 12 татарстанлы чемпион булды, шул исәптә 3 “барслы”.
Татарстан башкаласының тимер юл вокзалында 2009 елгы Универсиаданың чемпионнарын тантаналы рәвештә каршы алдылар. “Без...” яшьләр хәрәкәте әгъзалары “Ќиңүчеләрне сәламлибез” транспортын, шулай ук Бөтендөнья студентлар уеннары символы ясалган плакат һәм флагларны күтәрделәр. Хоккейчыларны поезддан чыкканда рәсми затлар – ТР яшьләр эшләр, спорт һәм туризм министрының урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казанның спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев, «Ак Барс»ның вице-президенты Равил Шәвәлиевтан чәчәкләр һәм котлаулар көтә иде.
Студентларның хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Александр Соколов («Нефтяник», Лениногорски) журналистлар белән Кытайда җиңүдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Бик шатлыклы хәл, бигрәк тә егетләр өчен, - дип шәрехләде ул тантаналы очрашуны. – Алар ил, Россия өчен дип уйнаулары белән бу бәйрәмгә лаек”.
А.Соколов сүзләренчә, 2009 елгы уеннарда иң катлаулысы Канада җыелма командасына каршы финал матчы булды, анда безнең егетләр 4:2 исәбе белән җиңү яулады. Канада командасы ничек булса да җиңәргә тырышты, әмма без көчлерәк икәнлегебезне күрсәттек. Егетләр иң катлаулы уенда җиңеп, беренчелекне яулады”, - дип билгеләп үтте җыелма команда остазы.
“Россия – ул бөек хоккей державасы. Биредә хоккей шул дәрәҗәдә үсеш алган ки, студентларның җыелма командасы яхшы гына уйный. Безнең команда осталык буенча да башкаларда көчлерәк иде”, - дип билгеләп үтте Александр Соколов.
Хоккейчылар автографлар биргәч, истәлеккә фотога төштеләр. “Без...” яшьләр хәрәкәте әгъзалары - Универсиада дәвамында Казанның 15 вузында үткәрелгән акцияләр инициаторлары җыелма командага республика яшьләр исеменнән дөньяви спорт аренасында җиңгән өчен рәхмәт хаты тапшырдылар.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 2 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз