Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Путин Казанда узачак Универсиаданың оештыру комитетын төзү турындагы боерыкны имзалады
2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
РФ Премьер–министры Владимир Путин 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетын төзү турындагы боерыкка кул куйды.
Моннан тыш, Россия Премьер–министры оештыру комитетының составын раслады, диелә Путинның РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән карарында. Оештыру комитетын Россиянең беренче вице–премьеры Игорь Шувалов җитәкләде. Аның составына ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, шулай ук министрлар Мутко, Левитин, Нәбиуллина, Нургалиев, Фурсенко, Щеголев һәм башка рәсми затлар керде.
Оештыру комитеты эшчәнлеген оештыру–техник яктан тәэмин итү эше Россиянең Спорт һәм туристлык министрлыгына тапшырылды. Министрлыкка ике ай эчендә Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрүгә бәйле төп чаралар планын эшләү һәм аны оештыру комитетына раслауга тәкъдим итү йөкләнде. “Россия Федерациясе Хөкүмәте хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр буенча вакыт, күләм һәм финанслау чыганакларын күрсәтеп, килештерелгән тәкъдимнәр кертергә кирәк”, – диелә боерыкта.
Казан 2008 елның 31 маенда Брюссельдә Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) башкарма комитеты әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2013 елгы Универсиаданың башкаласы итеп сайланды. Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Гван Джу шәһәрләре Казанның төп көндәшләре булды.
Казанда Универсиада 2013 елның июль ахырында – август аенда узар дип фараз ителә. Ул 20 көнгә якын дәвам итәчәк. Анда 150дән артык илдән 10 меңнән артык спортчы катнашыр дип көтелә.
Универсиаданың мәҗбүри программасы спортның 13 Олимпия төре буенча ярышларны үз эченә ала.
Универсиада Россиядә бары тик бер тапкыр – 1973 елның җәендә Мәскәүдә узды.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 13 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз