Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстанның күп балалы гаилә башлыгы туган көнендә “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнде
2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
13 гыйнвар көнне Россия Президенты Дмитрий Медведев күп балалы ата-аналарны “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләде. 2008 елның 13 маенда дәүләт башлыгы Указы нигезендә гамәлгә куелган бу орден беренче тапкыр тапшырыла. Бүген Кремльдә беренче тапкыр “Ата-ана даны” ордены ияләре – Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Якутия, Курган өлкәсе, Ростов өлкәсе, Омск өлкәсе, Дагыстан).
8 пар җыелды. ТР Әлмәт муниципаль районының 7 балалы Габсәламовлар гаиләсе башлыгы Илдар Габсәламов үз туган көнендә Россия Президенты кулыннан орден алуын билгеләп китәргә кирәк. Габсәламовларның беренче балалары 1983 елгы, ә кечесе – 1 сыйныф укучысы. Бу күп балалы гаиләдә 3 малай һәм 4 кыз тәрбияләнә. Габсәламовлар гаиләсе ТР гаиләләре арсында үткәрелә торган “Татарстан даны” конкурсында актив катнашты. Конкурсның муниципаль этабында “Минем гаиләм - минем байлыгым” номинациясендә җиңеп, республика этабына чыкты.
Дәүләт башлыгы Кремльгә балалары белән килгән ата-аналарга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Дмитрий Медведев бүген залга үзенчәлекле кешеләр җыелганлыгын һәм аларның Кремльдә бик сирәк булуларын билгеләп үтте. “Бүген беренче тапкыр “Ата-ана даны” ордены тапшырыла. Сез бу бүләккә үз һәм шулай ук тәрбиягә алынган балаларга күңел җылысын, наз һәм игътибар биреп, үстергәнегез өчен лаеклы”, - диде Дмитрий Медведев. Аерым алганда, РФ Президенты Курган өлкәсендә яшәүче Мальцевлар гаиләсендә үзләренең 5 баласы һәм 13 тәрбиягә алынган бала булуын хәбәр итте.
Дмитрий Медведев сүзләренчә, Россиядә 1,5 миллионга якын күп балалы гаилә бар, һәр алтынчы бала нәкъ шундый гаиләдә тәрбияләнә. “Сез бөтен җәмгыятькә үрнәк күрсәтәсез һәм гасырлар буена илдә нигез салынган ата-ана хезмәтенең аерым традицияләрен дәвам итәсез. - Сез балаларыгызга киләчәктә дөрес үсеш алу һәм ышанычы караш өчен җирлек бирәсез. Имин ата-ана йорты балага яхшы тормыш өчен үрнәк бирә. Андый гаиләләр шәхес талантларын яхшырак ача”.
Россия Президенты узган ел Россиядә Гаилә елы булып игълан ителүен исә төшерде. “Узган ел без сайлаган демографик сәясәт чараларының дөрес булуын күрсәтте. Без туучылар артуга өметләнгән идек һәм статистика безнең өметләрне аклады”, - дип белдерде Дмитрий Медведев. Президент тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча 2007 елда илдә туучылар саны 8 процентка арткан, 2008 елда – 6 проценттан артыграк. Моннан тыш, узган ел 75 мең ятим бала тәрбиягә алынган.
Дәүләт башлыгы залдагы хатын-кызларга рәхмәт белдерде. “Милләтнең киләчәге һәрвакыт аналар кулында. Киләчәктә дә гаилә кыйммәте абруена теләктәшлек итәчәкбез, ә бу үз чиратында ил өчен кирәкле нәтиҗәләрне бирәчәк”, - дип шәрехләде ул. РФ Президенты Россиянең күп балалы гаиләләренә бәхет, бердәмлек һәм яхшы кәеф теләде.
“Ата-ана даны” ордены белән бүләкләү безнең өчен чын традициягә әйләнергә тиеш. Бу ата-анага тапшырыла торган үзенчәлекле бүләк һәм илебезнең үсеше өчен зур өлеш кертүне тану билгесе булып тора”, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев.
РФ Президенты беренче итеп, Татарстанда яшәүче Габсәламовлар гаиләсен бүләкләде.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 13 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз