Р.Миңнеханов: ”Безнең бурыч социаль һәм белем бирү өлкәсендә хәлнең начараюына юл куймау”

2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
12 гыйнвар көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Фәннәр академиясе бинасында йомгаклау коллегиясен уздырды. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, ТР мәгариф идарәләре башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнашты.

Коллегиянең көн тәртибенө Татарстан Республикасында башлангыч һөнәри белем бирү системасын үстерү, укытучының эш сыйфатына карап, аның имиджын формалаштыру, белем бирү учреждениеләрендә балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге белән идарә итүдә заманча формаларны кертү, дөньяның әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләрендә фәнни стажировкалар узу һәм Татарстан Республикасында бионанотехнологияләрне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр кертелгән иде.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, коллегиядә чыгыш ясап, дөньякүләм икътисади кризис вакытында хезмәт коллективларын саклап калу һәм аларны эш белән тәэмин итү проблемасын күтәреп чыкты. “ Иң мөһиме – предприятиеләрдәге персоналны саклап калу зарур”, - диде Премьер-министр. Аның фикеренчә, бу нисбәттән һәр территория үз программасын эшләргә тиеш. “2009 нчы ел бер дә гади ел түгел”, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов булган кадрларны югалтмаска, кризис тәмамлану белән, аларны эш белән тәэмин итү мөмкинлеген тудыру турында уйларга кушты.

Хөкүмәт рәисе сүзләренчә, хәзерге вакытта килеп туган проблемаларны хәл итүгә комплекслы якын килергә кирәк. “Вузларда бакалавриатны тәмамлаучылар магистратурага барсын, урта махсус һөнәри уку йортларын бетерүчеләр югары уку йортларына укырга керсен, армия яше җиткәне армиягә китсен. Кризис вакытында безгә яшьләрне укытырга кирәк, ә бер елдан соң аларга ихтыяҗ булачак”, - диде Р.Миңнеханов.

Премьер-министр республикада техник белгечлекләрне әзерләү буенча колачлы эш алып барылганын, ә кризисның нәкъ менә машина төзелеше белән тармакка йогынты ясавын ассызыклап үтте.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында мәктәпләрнең материаль-техник җиһазланышын яңарту мәсьәләсенә тукталып, компьютерлар бик иске булган уку йортларыннан башлаячакларын билгеләп үтте. “Без бу эшне дүртенче кварталдан ук башламакчы идек инде, әмма финанс кризисы комачаулады. Без проектларны, программаларны агымдагы елның икенче яртыеллыгына кабат планлаштырабыз”, - диде Премьер. Рөстәм Миңнеханов бу максатларга 50 млн. сум күләмендә акча бүленәчәген билгеләп үтте.

Хөкүмәт башлыгы республикага бер айга хезмәт хакларын, социаль түләүләрне бирү, медикаментларга, социаль инфраструктура эшләсен өчен 6 млрд. сум акча кирәклеген белдерде. “Вәзгыять хәйран катлаулы. Һәрбер тармакның кризиска каршы үз программасы булырга тиеш”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов эшне оештырганда хәзерге вәзгыятьне истә тотарга киңәш итте.

“Без бернинди дә чыгымнарны төшереп калдырмадык. Алар бары тик соңрак срокларга гына күчерелде”, - диде Хөкүмәт рәисе. Премьер-министр республиканың федераль программаларда да катнашуын, мәктәп автобусларын да, санитария машиналарын да сатып алачакларын хәбәр итте. “Бу чорда иң мөһиме – системаны саклап калу, үз вакытында хезмәт хакын һәм пособиеларны түләү,”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов чыгышының төп өлешендә ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында: “Безгә өйрәтүче төбәк өстенлекләрен саклап калып, актив рәвештә яңа буынны һәм халыкара дәрәҗәдәге квалификацияле белгечләрне һәряклап әзерләргә кирәк. Аларның дөньяда безнең республиканы таныту гына түгел, үз эшләре белән конкурентлыкка сәләтле булуларын, инновацион алгарыш һәм Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген тәэмин итү зарур” диюен билгеләп үтте. “Минемчә, безнең бурыч социаль һәм белем бирү өлкәсендә хәлнең начараюына юл куймау. Килеп туган проблемаларга карамастан, вакыт чакыруына сизгер һәм нәтиҗәле итеп җавап бирергә, безнең тарафтан үсешкә юл алган курсны дәвам итәргә кирәк”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Хөкүмәт рәисе сүзләренчә, мәгариф системасы Татарстанның, илебезнең үсеш нигезе булып торырга тиеш. “Бу нисбәттән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең традицион рәвештә сезнең министрлыкның барлык эш юнәлешләрен хуплавын, мәгарифне җитди финанс ресурслары бүлеп бирү аша үстерәчәген әйтеп үтәсем килә”, - диде Р.Миңнеханов. Билгеле булганча, Татарстанның 2009 ел җыелма бюджетында мәгариф системасы өчен 30 млрд. сум акча каралган, 2005 елда ул 14 млрд. сум булган.

Рөстәм Миңнеханов шул ук вакытта министрлыкның үзендә хәл ителергә тиешле проблемаларның барлыгын билгеләп үтте. “Заман безгә яңа бурычлар куя. Мин бүген иң мөһимнәренә тукталам”, - диде ул һәм кризис вакытында белем бирү оешмаларның тиешле чаралар күрергә тиешлеген ассызыклады. Хөкүмәт рәисе министрлыкны фән һәм мәгариф өлкәсендәге федераль программалар белән, закон проектларын эшләүдәϰ активрак булырга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең агымдагы елның 8 гыйнваренда узган Татарстан Республикасының икътисадын дөньякүләм финанс кризис шартларында үстерүне тәэмин итү буенча Республика комиссиясе утырышында “Дөньякүләм финанс-икътисади кризис шартларында безнең төп бурычыбыз – социаль кризисны булдырмау дигән сүзләрен китерде. “Бу бигрәк тә яшьләрнең мәшгульлегенә кагыла. Бу категория кризис чорындагы куркынычларга бигрәк тә тиз бирешүчән”, - диде Премьер.

Хөкүмәт рәисе 2009 елда мәктәпләрне - 25 меңнән, вузларны - 30 меңнән, урта махсус һөнәри уку йортларын – 8 меңнән, башлангыч һөнәри уку йортларын 17 меңнән артык укучы тәмамлавын билгеләп үтте. Р.Миңнеханов бигрәк тә вузларга укырга бармаган мәктәп тәмамлаучыларны урнаштыру мәсьәләсенә игътибар итүне сорады.

Хөкүмәт рәисе шулай ук үз чыгышында 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында федераль программалар ярдәмендә вузларга ярдәм итү, мәгариф системасында ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыюлар һәм агымдагы елның 1 мартында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу, КДУ базасында федераль университет төзү, кризис чорында мәгариф системасына бүлеп бирелгән акчаларны сакчыл тоту мәсьәләләренә тукталды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International