Р.Миңнеханов: «Кризис чорында тотрыклылык тәэмин итүдә суд приставлары хезмәтенең роле зур»

2009 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
13 гыйнвар көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең коллегия утырышы булды. Узган ел йомгакларына һәм 2009 ел бурычларына багышланган әлеге утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволары, прокуратура вәкилләре дә катнашты.

ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе, республиканың баш суд приставы Хәмит Шәрипов 2008 ел суд приставлары эшчәнлеге өчен авыр, ләкин нәтиҗәләренең куанычлы булуын билгеләп үтте. «Идарә 2008 елда, соңгы елларда беренче тапкыр буларак, планда фаразланган күрсәткечләрнең бөтен 35ен дә үти алды. Бер суд приставы-башкаручыга каралган норманы 6 тапкыр күтәрү һәм башкарма документларның саны арта баруы өстенә, башланган эшләрнең калдык өлешен киметүгә ирешелде, төгәлрәге, 25 процент дип фаразланган булса, гамәлдә ул 20 проценттан артмады», - диде идарә башлыгы. Аның сүзләренчә, таләп итеп алу суммасының гомуми күләме 1,5 процентка кимегән (24,7 млрд. сумнан 24,4 млрд. сумга), шул ук вакытта таләп итеп алынган өлеше 29,8 процентка арткан һәм 5,5 млрд. сумны тәшкил иткән (2007 елда – 4,2 млрд. сум).

Бурычлыларны һәм алар милкен эзләп табуда, салымнарны җыеп алуда ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе Россия Федерациясендә иң яхшылар рәтенә чыга алганга, Хәмит Шәрипов тыгыз хезмәттәшлек өчен ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка, салым һәм хокук саклау органнарына, шулай ук вазгыятьне һәм эшчәнлекне дөрес, төгәл итеп яктырткан өчен массакүләм мәгълүмат чаралары исеменә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Аннан соң чыгыш ясаган ТР Арбитраж суды рәисе Рәшит Сәлахов исә, идарә белән хезмәттәшлек сизелерлек ныгыды, суд приставларының әйбәт эшләве нәтиҗәсендә, республика Арбитраж судына мөрәҗәгать итүләр 2007 елгыдан 11,4 процентка кимеде, дип белдерде.

ТР Югары суды рәисенең гражданнар эше буенча урынбасары Марат Хәйруллин, узган елда суд приставларының эшчәнлегеннән яки эшләмәвеннән канәгатьсезлек белән мөрәҗәгать иткән гражданнардан 585 шикаять алынды, бу сан соңгы 5 елда үзгәрешсез кала бирә, дип искәртте. ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный Рәшит Вагыйзов гражданнарның Европа судына мөрәҗәгать итүләренең төп сәбәбен Россия Федерациясендә суд карарларының үтәлмәвендә күрүен белдерде. Аның сүзләренчә, Европа судына җибәргән шикаятьләр буенча Россия дөньяда беренче урында тора, аннан соң Польша белән Төркия һ.б.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, республикада 2008 елга билгеләнгән программа планнарының барысы да тормышка ашты, ләкин 2009 ел, дөньякүләм икътисади кризиска бәйле рәвештә, шактый авыр булачак, дип басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, иң мөһиме – вакытында хезмәт хакын түләү, сәламәтлек саклау, мәгариф һ.б. өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр иң беренче планда тора, ләкин мәшгульлек мәсьәләсе әлегә чишелмәгән, һәм эш урыннарын саклау, тотрыклы итү буенча программа проекты әзерләнә. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, республиканың Россия буенча уңышлары зур, төп максат – дәүләт, бюджетлар, фондлар үзара багланышта булырга, хәзерге вакыттагы тотрыклылыкны саклап, кризистан минималь югалтулар белән чыгарга.

«Әгәр эш урыннарын югалткан кешеләр эшсезлек буенча пособиегә яши башласалар, алар тора-бара эштән тәмам бизәчәкләр. Шуңа күрә кешеләр мөмкин кадәр эш белән мәшгуль булырга тиеш. Тотрыклылык һәммәбезне кызыксындыра, чөнки хакимият, суд карарларын үтәү хезмәтенә түләнергә тиешлесен түләмәгән, бөлгенлеккә төшкән, салымнан качып йөрүчеләр проблемалары сезнең хезмәткә турыдан-туры кагыла», - дип нәтиҗә чыгарды ул һәм 2008 елда уңышлы эшчәнлекләре өчен суд приставлары хезмәтенә рәхмәт белдереп, 2009 елда бергә бер команда булып эшләргә чакырды.

Хезмәттә аерылып торганнарга соңыннан Р.Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты исеменнән Рәхмәт хатлары, шулай ук идарә исеменнән Хәмит Шәрипов та Рәхмәт хатлары, Мактау гармоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International