Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Кафил Әмиров: “Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләренең уңышлары сизелерлек”
2009 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бүген Прокуратурада алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
ТР прокуроры Кафил Әмиров үз чыгышын Россия Прокуратурасының оешу тарихы хакында сөйләүдән башлады. “Әгәр без ведомствоның 300 еллык тарихына күз салсак, кыенлыклар туу белән законны үтәү ихтыяҗы барлыкка килүен, закон үтәлешенә күзәтчелек итү кирәклеге алга килеп басуын һәм прокуратураның әһәмияте артуына игътибар итәчәкбез”, – диде ул.
“Әле күптән түгел генә прокуратура кирәкме–юкмы дигән бәхәсләр барды, әмма алар бик тиз онытылды, чөнки прокуратураның кирәклеге бәхәссез. Өстәвенә, бүгенге кыен чорда аңа законнарның үтәлешен көчәйтергә ярдәм итүче өстәмә вәкаләтләр бирү хакында сүз бара. Бу хакта шушы көннәрдә РФ Президенты да әйтте, ә бүген, прокуратура хезмәткәрләрен котлап, РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка тагын бер тапкыр прокуратура органнарына ихтыяҗ зур булуын ассызыклады”, – дип өстәде Кафил Әмиров.
Сүз уңаеннан, бүген ТР прокуроры узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотмады. “Бәйрәм көнендә эш турында сөйлисе килми, – диде ул. – Елның киеренке булуына да карамастан, коллектив үзенә йөкләнгән бурычларны үтәде. Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләренең уңышлары сизелерлек, шунлыктан быел безнең алда позицияләрне ныгыту бурычы тора”, – дип сүзен йомгаклады ул.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 12 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз