Татарстанда минималь азык-төлек җыелмасы – Россиядә иң арзаны

2009 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Россиялеләрнең яшәү минимумына керүче азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы бәясе 2008 елның декабрь аенда Россия буенча уртача алганда 1,1 процентка кыйммәтләнгән һәм ай ахырына аена бер кешегә 2116 сум тәшкил иткән. Бу хакта дәүләт статисткасы Федераль хезмәте хәбәр итә.

Декабрь аенда Россия төбәкләре арасында Чукоткада (5630 сум), Магадан өлкәсендә (3466 сум), Камчатка краенда (3443 сум), Сахалинда (3389 сум) һәм Якутиядә (3267 сум) минималь азык-төлек җыелмасы иң кыйммәте, ә Татарстанда (1750 сум), Ульяновск өлкәсендә (1783 сум), Мордовиядә (1806 сум) һәм Тамбов өлкәсендә (1824 сум) иң арзаны булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International