Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: «Кече бизнес инфраструктурасы мәшгульлекне тәэмин итүгә хезмәт итәргә тиеш»
2009 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
Республикада кече бизнесның эре һәм урта предприятиеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлегенең уңай мисалы булып мәйданында 100 дән артык арендачы предприятиеләр урнашкан «Мастер» Кама индустриаль паркы санала. Ђмма икътисади кризис җилләре аның киләчәк эшчәнлеген томан астына куя. Бүген ТР Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм комитетының коллегия утырышында чыгыш ясаган «Мастер» КИП генераль директоры Максим Стеблов шушы күңелсез фактны бәян итте. Хәзерге вакытта әлеге индустриаль парк резидентларының 90 проценты үз эшчәнлеген туктаткан (шуларның 35 проценты «КАМАЗ» ААЌ өчен продукция җитештерә). Генераль директор аңлатуынча, бу яңа ел каникуллары белән бәйле түгел. Мондый хәл декабрьдән бирле дәвам итә. Стеблов индустриаль парк мәйданында эшләүче кече эшмәкәрләрне яшәтү өчен Хөкүмәттән ярдәм чаралары күрүне сорады. Шуларның берсе парк инфраструктурасын эш халәтендә саклап тоту өчен кирәкле минималь чыгымнар күләмендә айлык субсидияләр бирүне оештыру. Бу, аның аңлатуынча, биредә эшләүче предприятиеләрне бераз вакытка аренда түләвеннән азат итәргә булышыр иде. Коллегия эшендә катнашкан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ташламалы шартлар булдырылган әзер мәйданнар эшләми икән, бу хезмәт базарына зур йогынты ясаячак. Ул хәлнең якын араларда тиешле министрлык-ведомстволар тарафыннан урынга барып өйрәнеләчәген, биредә эшләүче һәр предприятиенең аерым тикшереләчәген, аларга ярдәм юллары эшләнәчәген ышандырды.
Премьер фикеренчә, бүгенге катлаулы вәзгыять шартларында республикада җитештерү мәйданнарын саклау бик мөһим. Шуны күздә тотып, ул кризиска каршы чаралар комплексы эшләнергә тиеш дип саный. Шул шартларда мәшгульлекне тәэмин итү беренче бурыч булып кала. Кризис шартларында эре производстволардан бушатылган эшче куллар кече бизнеста урын табарга тиеш. Ђ кече бизнесның үзен бүгенге шартларда диверсификацияләү мөһим. Ђлеге төр бизнес өчен кирәкле булган технопарк, бизнес-инкубаторлар кебек барлык инфраструктура, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлдерелергә тиеш. Премьер-министр белдергәнчә, бүгенге шартларда чиновниклардан кече эшмәкәрләргә карата карашларын үзгәртү таләп ителә. Монда бизнес эшчәнлегенә төрле тикшерүләр белән аяк чалмау хакында гына сүз бармый, ә алардагы эш урыннарын саклауда ярдәм итү зарурлыгы да күтәрелә.
Хөкүмәт башлыгы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетын республика эчендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә актив эшләргә, грант алу буенча федераль конкурсларда катнашырга чакырды. Шулай ук комитетның эшчәнлеген муниципалитетлар, министрлык-ведомстволар белән активлаштыру бурычын куйды.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 11 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз