ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегия уздыра

2009 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
12 гыйнварда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы йомгаклау коллегиясен уздыра. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР мәгариф идарәләре башлыклары, гомумбелем бирү учреждениеләре директорлары катнаша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, көн тәртибенө Татарстан Республикасында башлангыч һөнәри белем бирү системасын үстерү, укытучының эш сыйфатына карап, аның имиджын формалаштыру, белем бирү учреждениеләрендә балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге белән идарә итүдә заманча формаларны кертү, дөньяның әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләрендә фәнни стажировкалар узу һәм Татарстан Республикасында бионанотехнологияләрне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International