Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Зилә Вәлиева: "Мәдәният өлкәсендә дә финанска сакчыллык — 2009 елның девизы булып торачак"
2009 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
Татарстанның мәдәни тормышы узган ел шактый истәлекле вакыйгалар, эшләнгән эшләр, яулаган үрләре белән истә калырлык. Бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева 2008 елгы эшчәнлеккә багышланган хисап чыгышында әнә шуларга тукталды.
Видеоконференция режимында узган коллегия утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, шулай ук муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәдәният бүлеге җитәкчеләре, музейлар, театрлар, китапханәләр җитәкчеләре, клуб мөдирләре катнашты.
Утырышта яңгыраганча, соңгы 5 елда гына республикада мәдәниятнең бюджеты ике тапкырга, ә бюджеттан тыш эшчәнлекнең кереме 2,5 тапкырга, хезмәт хаклары исә 2,6 тапкырга арткан. Тармакның материал базасы ныгый бара. “Ђйтергә кирәк, мәдәният тармагы бу кыенлыкларга каршы торып кына калмый, ә җәмгыятьне кризистан йолып калуда да роль уйнар”, - дип, билгеләп үтте Зилә Вәлиева. Моны ул дөньякүләм һәм ил тарихында булган вакыйгалар мисалында да раслады.
Гәрчә 2008 елның соңгы кварталы беркадәр авыррак булса да, узган ел эшләнгән эшләр шактый. Шәһәр һәм районнарда яңа мәдәният йортлары, клублар, музейлар, китапханәләр төзелде. Узган ел реставрация һәм капиталь ремонт, шулай ук яңа мәдәният учреждениеләре төзү өчен республика бюджетыннан 1 миллиард 33 миллион 300 мең сум акча күчерелгән.
2008 ел мәдәни чараларга шактый бай булды. Республика күләмендә генә — 1650, ә муниципаль бермәлекләрдә 256,3 мең чара үткәрелгән. Алар арасында Ф.Шаляпин, Р.Нуриев кебек республиканың визит карточкасына әверелгән халыкара фестивальләр, шулай ук 37 илдән 200дән артык эш кабул ителгән “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман кинофестивале һәм башка күп кенә күләмле мәдәни чаралар бар.
2008 елда мәдәният өчен 3 миллиард 737 миллион 100 мең сум акча тотылган. Бу исә республиканың консолидацияләнгән бюджетының 2,6 проценты. Шушы суммадан 1 миллиард 421 миллион сум республика мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Федераль бюджеттан узган ел 136 миллион 850 мең сум акча алынган һәм, 2007 ел белән чагыштырганда, әлеге сумма 2,6 тапкырга артык, дип белдерде мәдәният министры.
Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы әллә ни мактанырлык түгел. Шулай да соңгы 5 елда хезмәт хакларының еллык үсеше 28 процент тәшкил иткән булса, узган ел ул 32 процентка җиткән.
2008 ел нәтиҗәләре буенча, мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы 6655 сум, шул исәптән, республика мәдәният учреждениеләре буенча — 9571, муниципаль учреждениеләр буенча 5714 сум тәшкил иткән.
“Республика бюждетыннан театрларга 50,9 процент чыгым туры килә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы ике ел нәтиҗәләре буенча, музейлар белән чагыштырганда, театрларда хезмәт хакы — 10 процентка, республика белем учаклары белән чагыштырганда, 30 процентка ким”, - диде Зилә Вәлиева һәм республиканың алдынгы театрларының соңгы ике елда ТР Хөкүмәте грантына ия булуын да билгеләп үтте.
Финанска сакчыллык һәм чыгымнарны җитди барлау — 2009 елның девизы булып торачак. 2008 елда 50дән артык юбилей кичәләре уздырылган һәм алар өчен 7 миллион 827 мең сум акча бүлеп бирелгән. Ђлеге сумма иҗат оешмаларына субсидия рәвешендә бүлеп бирелә торган акчадан 24,5 процентка артык. Шуңа да, безгә юбилей кичәләрен үткәрүнең башка юлларын эзләргә туры киләчәк, дип белдерде мәдәният министры.
Моннан тыш, ул бердәм билет кассалары, маркетинг сәясәтенә, театрлар, музейлар эшчәнлегенә, кинематографиягә тукталды һәм бу өлкәләрдәге уңышларны да атады, бурычларны билгеләде.
МА "Татар-информ"
, 2008 елның 9 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз