Р.Миңнеханов: «Татарстан электрон архив мәсьәләсендә ил күләмендә пилот регион була ала»

2009 елның 10 гыйнвары, шимбә
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чарада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия тарихчы-архивчылары җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Индус Таһиров, шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, республика һәм муниципаль архивлар җитәкчеләре катнашты.

Татарстан архив учреждениеләренең 2008 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгару һәм 2009 елга максатлар буенча уздырылган утырышта төп доклад белән Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов чыкты.

Аннан соң сүз алган ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров кулланучыларга архив документларын һәм республиканың мәдәни мирасын электрон рәвештә тәкъдим итү мәсьәләләренә тукталды. Роботлаштырылган сканер ярдәмендә сәгатенә 2 меңнән артык документның күчермәсен алу, электрон формага китерү мөмкинлеге хакында тәфсилләп сөйләгәч, цифрлаштырылган документларны бердәм мәгълүмати электрон архив системасына кертү проблемаларын ачты. Әйтик, электрон документ әйләнешен гамәлгә кертеп, аның ялган түгеллеген һәм шушы документка кәгазь күчермәсен җибәртү кирәкме-юкмы икәнлеген ничек белергә, 10, 20, 100 елдан соң ул электрон документларның чынмы-юкмы, ягъни төп нөсхәсеме икәнлеген ни рәвешле ачыклап була?

Казан шәһәре муниципаль архив идарәсе җитәкчесе Тамара Лисина исә архивчыларны һәм республиканың җитәкче даирәләрен, «Электрон хөкүмәт» программасы кебек, «Электрон архив» максатчан программа төзеп кенә республика күләмендә архив материалларны электрон рәвештә куллануны тизләтеп булачак, дигән фикер белдерде. Аның сүзләренчә, республика муниципаль берәмлекләре архивлары Казан архивы кадәр күп санлы һәм тулы мәгълүмат бирә алырлык түгел. Чөнки соңгы елларда шәһәр мэры Илсур Метшин архив эшчәнлегенә аеруча игътибар итеп, һәртөрле ярдәм күрсәтә, гомумән, документлар саклау өчен кирәк булган бина, җиһазлар белән тәэмин ителеш буенча шәһәрдә зур эш башкарыла. Ләкин, Т.Лисина сүзләренчә, кайбер оешмалар һәм предприятиеләр бөлгенлеккә төшеп яки башка сәбәпләрдән ябылу нәтиҗәсендә, алардагы документларның кайдалыгы билгесез һәм шуларга бәйле документ сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең кайбер үтенечләрен канәгатьләндереп булмый, димәк, бу мәсьәләне югары даирәдә хәл итү сорала.

«Архивчылар кулындагы кыйммәтле материаллар гомумкулланылышта булсын өчен, заманча мәгълүмати технологияләр куллану зарурлыгы билгеле, моның белән килешәм, чөнки кайбер материалларны кулга бирергә дә куркыныч. Башкарма хакимиятләрнең заманча технологияләр куллануы куанычлы, бу исә дәүләт идарәсенең сыйфатын арттыруга китерә һәм уникаль документлар белән танышу мөмкинлеген күпкә җиңеләйтә. Шушы электрон архив эшен башкарып чыга алсак, бик күп галим һәм белгечләргә кирәкле материалларны тиз арада табу, шулай булгач, җәмәгатьчелеккә тизрәк җиткерү мөмкинлеге булачак», - дип искәртеп, ТР Хөкүмәте җитәкчесе Казан муниципаль архивчыларының бөлгенлеккә төшкән предприятиеләр архивлары мәсьәләсен күтәрүе бик урынлы, диде һәм бу мәсьәләдә йөкләмә бирелер, биредә кузгатылган проблемаларны хәл итү юллары каралыр, дип вәгъдә итте.

«2008 ел архивчылар өчен уникаль ел булды, республика архив хезмәтенең 90 еллыгын югары дәрәҗәдә каршылады. 2009 ел исә – исән калу елы булачак, ә кризис ул барыбер узачак, бары ирешелгәннәрне югалтмаска кирәк. Күп санлы документ электрон әйләнештә, ләкин шуларны саклау турында норматив база юк һәм ул хәл итәсе мәсьәлә булып тора, без исә хезмәттәшлеккә, килешү төзергә әзер. Татарстан бу мәсьәләдә ил күләмендә пилот регион була ала», - дип саный Р.Миңнеханов.

Чыгышының соңында республика архивчыларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, ТР Пермьер-министры озак еллар дәвамында хезмәте өчен Индус Таһировка Федераль архив агентлыгы тарафыннан бирелгән Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International