Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов: “Республиканың норматив актлары экспертиза узарга тиеш”
2009 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
6 гыйнвар көнне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда ел нәтиҗәләре буенча министрлык җитәкчесе Мидхәт Курманов чыгыш ясады.
Закон проектлары әзерләү эшчәнлегенең 2008 елга төзелгән якынча планына ярашлы итеп ТР Министрлар Кабинеты, 16 закон проектына мөнәсәбәтле рәвештә, ТР Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы субъекты булган. Кабул ителеп, ТР Перзиденты тарафыннан 6 законга кул куелган, хәзерге вакытта тагын 6 закон проекты ТР Дәүләт Советында закон чыгару процедурасының төрле дәрәҗәсендә тора, 4 закон проекты якынча планнан чыгарылган яки чыгарылачак.
Шул рәвешле, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан якынча план тулысынча үтәлгән (2006 елда ул нибары 27,7 процентка үтәлгән булса, 2007 елда – 90 процентка).
ТР Дәүләт Советына законнар буенча бирелгән 165 тәкъдимнең 78е - ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан юлланган шул сандагы закон буенча тәкъдимнәре.
ТР норматив хокук актларының бердәм банкын оештыру һәм эшләтү, республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокук актларына дәүләт теркәве уздыру 2008 елда ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Министрлык тарафыннан узган елда бердәм банкка кертергә дип тәкъдим ителгән 6252 документ өйрәнелгән, шуларның 4432се әлеге банкка кабул ителгән. Хәзерге вакытта исә бердәм банкка республиканың 43 муниципаль районыннан һәм 2 шәһәр округыннан хокукый актлар алына, алар кәгазь рәвешендә дә, электрон рәвештә дә банкка кертелә, нәтиҗәдә, Интернеттан файдаланучыларга аларны куллану мөмкинлеге тудырыла.
Җирле үзидарә турындагы законнар буенча 2008 елда федераль 4 закон проекты, республиканың 87 закон проекты эшкәртелгән. Республика муниципаль берәмлекләре чикләрен картографик тасвирлау эше төгәлләнгән, аларда Татарстанның 44 законына үзгәреш кертелү турында республика муниципаль районнарының һәр 43е буенча закон проекты әзерләнгән.
Җирле үзидарә органнарының милек җаваплылыгы тапшыруны (бүлүне) раслауга бәйле закон проектлары буенча эш төгәлләнгән – 44 закон проектының һәркайсы ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән һәм Татарстан Президенты аларны имзалаган.
Коллегия утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе Александр Федоров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов, ТР Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин да чыгыш ясады.
Утырышка йомгак чыгарып һәм министрлыкның эшчәнлеген уңышлы дип бәяләп, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимиятләре кризисның тискәре йогынтысын йомшартыр өчен булдыра алганның барысын да эшли, дип искәртте. “Комплекслы чаралар күрелә һәм аның кысаларында һәр министрлык, һәр предприятие үзенең шул юнәлештәге чаралар планын булдырырга тиеш. Безгә дәүләт средстволарына аеруча сакчыл карашта булуыбызны күрсәтү зарур”, - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.
Чыгышында Хөкүмәт җитәкчесе аеруча яңа кабул ителә торган норматив актларга экспертиза үткәрү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Кабул ителгән норматив актларның нинди нәтиҗә бирәчәге ныклап исәпкә алынырга тиеш, дип, Премьер-министр тискәре мисал буларак федераль законның керемгә салым өлешен китерде. “Бу үзгәртүләр төбәк бюджетларына җитди югалту алып килде. Экспертиза үткәрелмәгән, ахры, хәзер исә хәлне үзгәртү өчен ашыгыч чаралар күрелә, билгеле, алар барлык югалтуларны капларлык түгел, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. – Шуңа күрә теләсә нинди норматив документ җитди экспертиза үткәрүне таләп итә, бу шалай ук кризиска каршы карарларга да кагыла. Юстиция министрлыгы бу эшкә экспертларны җәлеп итәргә тиеш. Бездә хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитеты булуы республика дәрәҗәсендә хаталарны максималь киметер дип ышанам, ә федераль дәрәҗәдә эшчәнлеккә активрак керешү кирәк”, - диде ул.
МА "Татар-информ"
, 2008 елның 6 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз