Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Сафиуллин: «Югары темпны, эшлекле активлыкны саклый, югары нәтиҗәләргә килә алдык»
2009 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
6 гыйнвар көнне ТР Министрлар Кабинетында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин катнашында брифинг үткәрелде. Республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган әлеге чарада министр журналистларны 2008 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә алдан ясалган якынча нәтиҗәләре белән таныштырды.
Татарстанлылар тормышының яшәеш сыйфаты билгеләрен бәяләп һәм, иң югары күрсәткечләргә ирешелгән уңышлы юнәлешләр, дип, икътисад министры керемнәр дәрәҗәсен, белем бирү сыйфатын һәм халык сәламәтлегенең торышын атады. Алдан исәпләүләр буенча, Татарстанның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре исә түбәндәгечә (министр алдагы ике юнәлештәге үсешне теләгән-планлаштырган күләмдә башкарып булмады, дип искәртте):
узган елның декабренә кулланучылар бәясе индексы - 111,8 процент (РФ буенча 113,5 процент);
2007 ел белән чагыштырганда, сәнәгать җитештерүчәнлегендә үсеш 7 процент дип планлаштырылган булса да, үсеш 4,2 процент кына күзәтелгән (РФда – 2 процент), ягъни җитештерүчәнлек индексы 104,2 процент тәшкил иткән;
чагыштырма бәяләрдә тулаем региональ продукт 7,1 процентка үсеп (РФ буенча үсеш - 6 процент), ул 930 млрд. сум тәшкил иткән;
2008 елда төп капиталга инвестицияләр кертү күләме 247 млрд. сум булып, 2007 ел белән чагыштырганда, 111 процент тәшкил иткән (РФ буенча – 109,2 процент);
гамәлдәге бәяләрдә ваклап сатуда 373 млрд. сум капитал әйләнештә булган яки 2007 елдагыдан 121,7 процент дәрәҗәсенә җиткән (РФ буенча – 113,6 процент);
авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 123 млрд. сум тәшкил иткән (аерым алганда, 72 млрд. сумы үсемлекчелектән, 51 млрд. сумы терлекчелектән кергән), 2007 ел белән чагыштырганда, ул 8 процентка күбрәк;
республикада уртача айлык хезмәт хакы 14650 сум тәшкил иткән, ягъни 2007 елдагыдан 27,7 процентка арткан (РФ буенча – 27,4 процентка).
Министр китергән мәгълүматларга караганда, республиканың икътисад секторларының тулаем региональ продукт үсешенә керткән өлеше болайрак:
эшкәртү производствосыннан – 36 процент (2007 елда – 37,8 процент), төзелештән – 22 процент (2007 елда – 7 процент), транспорт һәм элемтәдән – 18 процент (2007 елда – 8,1 процент), сәүдәдән – 14 процент (2007 елда – 22,8 процент), авыл хуҗалыгыннан – 6 процент (2007 елда – 5,4 процент), газны, суны, электр энергиясен эшләп чыгару һәм таратудан – 1 процент (2007 елда – 0,1 процент).
Болардан тыш, 2008 елда 2 млн. 222 мең кв.м. мәйданда торак кулланылышка тапшырылган, бу исә 2007 елдагының 108,9 процентын тәшкил иткән; товар ташу әйләнеше 2007 елдагыдан 30 процентка арткан; хезмәт җитештерүчәнлеге, бер эшләүчегә санаганда, 2008 елда 6,7 процентка арткан (РФ буенча – 5,3 процент) һ.б.
«2008 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең алдыбызга куйган социаль мөмкинлекләр үсешенең икътисади үсеш күрсәткечләренә тәңгәл килү бурычына өстенлекле игътибар бирелде. Иң мөһиме, республикага хас булган югары темпны һәм югары эшлекле активлыкны без саклый һәм югары нәтиҗәләргә килә алдык», - дип нәтиҗә чыгарды министр М.Сафиуллин әлеге очрашуда.
МА "Татар-информ"
, 2008 елның 6 гыйнваре
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз