Киләсе елда Австриядә Татарстанның масштаблы презентациясе узачак

2009 елның 17 марты, сишәмбе

"Татарстан белән Австрия арасындагы хезмәттәшлектә потенциал тулысынча файдаланылмый. Ике якның мөмкинлекләре күпкә зуррак." Бүген Кремльдә Австриянең РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мартин Вукович җитәкчелегендәге делегация белән очрашу вакытында ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.

Бүгенге көндә Австрия Ауропада икътисады аеруча үскән ун илнең берсе. 2007 елда әлеге илдә җитештерелгән тулай төбәк продукты күләме 3,4 процентка артып, 273 млрд. еврога җиткән. Анда икътисадның нигезен машина төзелеше, тау, металлургия, текстиль, агач эшкәртү, азык сәнәгате өчен җиһазлар җитештерү билгели. Электротехника, урман, агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь эшкәртү сәнәгате, банк сферасы да нык үскән.

Минтимер Шәймиев Россия-Австрия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне төбәкләр белән багланышларда тулысынча файдаланырга кирәк дип исәпли. Бу алдынгы Ауропа иле белән Россия арасындагы багланышлар тарихы 15 гасыр ахырына ук барып тоташа. Бүгенге мөнәсәбәтләр ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек юлыннан бара. 2007 елда ике ил арасында товар әйләнеше күләме 5,2 млрд. доллар тәшкил иткән. Шуның 2,76 млрд.сумын Россия экспорты, калганын импорт тәшкил итә. Россия экспортының нигезен энергия чыганаклары (табигый газ, нефть һәм нефть продуктлары) билгели. Татарстаннан бу илгә узган ел экспортның нигезен җиһазлар һәм механик җайланмалар, каучук һәм фанера алып торган. Австриядән безгә оптик аппаратлар һәм инструментлар, механик һәм электр җиһазлары, кара металл эшләнмәләр һ.б. кертелә. Бүгенге көндә Татарстанда Австрия капиталы катнашындагы 7 предприятие теркәлгән. Алар, нигездә, автомобиль сәнәгате, хисаплау техникасы, сыра җитештерү, ресторан бизнесы өлкәләренә карый. Хәзерге вакытта Австриянең данлыклы "Винербергер" концерны Биектау районы Коркачык станциясе территориясендә кирпеч һәм керамик блоклар җитештерү буенча завод төзелешен тәмамлау алдында. Аңа компания 36,5 млн. евро инвестиция салган. Австриянең "Розендаль" фирмасы немец, испан һәм фин компанияләре белән беррәттән Татарстанда төзелүче кабель заводын технологик җиһазлар белән тәэмин итүдә катнаша. Моннан тыш мәдәният, мәгариф өлкәләрендә дә багланышлар урнаштырылган.

Минтимер Шәймиев белдерүенчә, Австрияне һәрчак Ауропаның иң гыйлемле һәм зыялы үзәге дип санарга мөмкин. Аның фикеренчә, мондый гыйлемлелек җирлектә кинәт кенә барлыкка килмәгән. Ул бу җирлектә озак вакыт моның өчен тиешле шартлар тудырылуы хакында сөйли. Президент фикеренчә, Татарстанда гуманитар өлкәдә Австриядән күп нәрсәләрне өйрәнергә кирәк әле. Бу өлкәдә хезмәттәшлекне җәелдерү мөһим.

Икътисади багланышларны үстерүгә килгәндә, очрашуда Австриядә Татарстанның мөмкинлекләрен күрсәтү өчен масштаблы презентация уздыру мәсьәләсе күтәрелде. Бу чара киләсе елның беренче яртысына планлаштырыла. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, ул республиканың икътисади мөмкинлекләрен тәкъдим итү белән генә чикләнергә тиеш түгел, анда биредә яшәүче халыкларның бай культурасы да урын алырга тиеш.

Илчесе Мартин Вуковичны Татарстанда толерантлык, сәяси тотрыклылыкка ирешү юллары да кызыксындырды. Аның аңлатуынча, Көнбатыш Ауропа күп конфессияле, чит илләрдән мөһаҗирләр күп килә торган төбәк. Шул шартларда Татарстандагы толерантлыкка ирешү тәҗрибәсе өйрәнү өчен үрнәк булып тора, ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International