3 гыйнвар көнне Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Казанга кайтачак

2009 елның 3 гыйнвары, шимбә
3 гыйнварга каршы төндә Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме Казанга кайтачак. Самолет Казан аэропортына 1.35 сәгатьтә төшәчәк.

“Татар-информ” агентлыгына “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүген изге урыннардан Буа, Чаллы һәм Түбән Камадан 149 хаҗи һәм Казаннан хаҗ кылырга киткән кешеләрнең бер өлеше кайтачак.

Искәртеп узабыз, быел Түбән Камада яшәүче 100гә якын кеше Мәккәдә булды, аларның күпчелеге изге урыннарга беренче тапкыр барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International